Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
25 ноябрь 2020, 11:48

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк

10 мең гаиләгә бушлай азык-төлек таратылачак.

Башкортстанда дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче аз керемле 10 мең гаилә "Магнит" сәүдә челтәреннән бушлай азык-төлек тупланмалары алачак. Бу #МагнитЗабота Русия төбәкләренә ярдәм күрсәтү буенча социаль программаны гамәлгә ашыру, шулай ук төбәк хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды.
Һәр тупланма составына озак саклана торган тугыз төрле азык-төлек кертелгән, шул исәптән ярма, консерва, он, көнбагыш мае, шикәр һәм башкалар. Адресатларга азык-төлек посылкаларын “Семья” үзәк дәваханәсенең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы хезмәткәрләре һәм “Безнең хәстәрлек” бердәм волонтерлык үзәге теләктәшләре китерәчәк.
Республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев сөйләгәнчә, сәүдә челтәрләре даими рәвештә социаль әһәмияткә ия программаларда катнаша.
Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: