Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
17 ноябрь 2020, 13:26

Матбугатка языл һәм бүләк от!

"Стәрлебаш чишмәләре" "Республика Башкортостан" Нәшрият йортының "Матбугатка языл һәм бүләк от" акциясенә кушыла.

“Башкортстан республикасы” нәшрият йорты басма матбугаты укучылар арасында “Матбугатка языл һәм бүләк от!” республика акциясен игълан итте. Бу акциягә"Стәрлебаш чишмәләре" гәзите редакциясе дә кушылды.
Уенда катнашу өчен 2021 елның беренче яртыеллыгына яки тулы елга ким дигәндә 2 матбугат басмасына язылу да җитә. Квитанциянең күчермәсен, исем-шәриф һәм телефон номерыгызны күрсәтеп, конверт тышына “Подпишись и выиграй” дип билгеләп, 2021 елның 15 гыйнварына кадәр түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, “Башкортстан республикасы” нәшрият йорты. Шулай ук электрон почтага да салырга мөмкин: [email protected].
Матбугат басмаларына www.rbsmi.ru сайтында, “Русия почтасы” бүлекләрендә яки редакциянең үзендә язылырга мөмкин. Почта бүлекләрендә һәм редакцияләрдә 20 декабрьгә кадәр язылып булса, басманың электрон версиясенә язылу 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Бәйгедә катнашуга “Башкортстан республикасы” нәшрият йортының басмаларына язылган квитанцияләр генә кабул ителә. Матбугат басмаларының тулы исемлеге белән www.rbsmi.ru сайтының “Подписка” бүлегендә танышырга мөмкин: https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/.
“Языл һәм от!” акциясе 16 ноябрьдән 27 гыйнварга кадәр үтә.
Призлар 2021 елның 27 гыйнварында БСТ телеканалында “Сәләм” тапшыруында туры эфирда уйнатылачак. Бүләкләр исемлегендә суыткыч, телевизор, ноутбук, электр самокаты, кар чистарткыч, “Салават Юлаев” хоккей командасы уенчылары култамгалары куелган джерси, “Уфа” футбол клубы уенчылары автографлары белән футболкалар бар.
Белешмә өчен телефон: 8(347)226-99-54, электрон почта: [email protected].
Почта бүлекләре аша республика басмаларына язылу кампаниясе 2020 елның 20 декабренә кадәр дәвам итә. Стәрлебаш районы халкы өчен "Стәрлебаш чишмәләре" гәзитенә редакциядә ел азагына кадәр язылырга мөмкин. Безнең адрес: Стәрлебаш авылы, К.Маркс урамы, 102, телефон 2-23-54.
Читайте нас: