Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
10 ноябрь 2020, 12:45

Тырышлыгы өчен автомобиль

Үткән атнада республиканың Хөкүмәт йортында “Уңыш-2020” конкурсы йомгаклары буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы эшчәннәрен бүләкләү тантанасы үтте.

Нәтиҗәдә иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы, иң яхшы чөгендер җыю комбайны операторы, иң яхшы ашлык суктыру комбайннары операторлары, туңга сөрү буенча иң яхшы механизатор, шулай ук ашлык ташу буенча иң яхшы йөк машинасын йөртүче сайланды. Егерме җиңүче “Лада Нива” автомобиле белән бүләкләнде.
Алар арасында җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыяте механизаторы Айнур Гаскәров (рәсемдә) та бар. Ул хуҗалыкта күптән түгел генә – нибары дүрт ел эшли. Ләкин егетнең рәсми булмаган стажы байтак инде. Мәктәптә укыганда ук урак эшләре вакытында ул комбайн штурвалы артына утыра. Хәтта техникада эшләү өчен мәктәптән качкан чаклары да булган. Механизаторлыкка укып, “Урожай” җәмгыятенә эшкә урнаша. Трактор булсынмы, комбайнмы, аңа ышанычлы рәвештә тапшырырга мөмкин. Быелгы урак чорында ул “Вектор 410” комбайнында эшләгән.
Намуслы хезмәте өчен лаеклы бүләк! Айнурның мондый приз алуы – тырышлык һәм эш сөючәнлекнең үз җимешләрен бирүен ачык раслый.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Фото А.Гаскәровтан алынды.
Читайте нас: