Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
27 февраль 2019, 11:46

Очрашу нәтиҗәле һәм файдалы булды

Торак-коммуналь һәм ресурслар белән тәэмин итү өлкәләре тормышыбызда иң мөһим тармакларның берсе булып тора. Аның хезмәткәрләренең никадәр яхшы эшләвенә өйләребездә электр энергиясе, җылылык, суның һәрвакыт булуы, ә тирә-яктагы чисталык һәм тәртип йортларда чүп һәм карны вакытында тазартуга бәйле. Бу өлкәдә һәрвакыт алга китеш тә, шулай ук күп санлы проблемалар да булды. Аларны хәл итүдә ярдәм итү өчен “Управдом” программасы кабул ителгән. Аның максаты – торак милекчеләре һәм хезмәтләндерүче компанияләр арасында күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыру һәм халыкның яшәешенең уңайлылыгын арттыру өчен нәтиҗәле үзара эшләү системасы булдыру. Әлеге программа кысаларында чәршәмбе көнне район элемтә узелы бинасында район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, аның тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары И.Г.Ибәтуллин, хезмәтләндерүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләренең Стәрлебаш һәм Первомайский авылларының күп фатирлы муниципаль йортларның җаваплы кешеләре һәм халкы белән очрашуы булды.

Чара алдыннан Фәнүр Зөфәр улы бу авылларның кайбер күп фатирлы йортларында яшәүчеләр белән очрашты (рәсемдә). Подъездларны карап чыкты, җәен фатирларга куелган индивидуаль газ казаннарының ничек эшләве белән кызыксынды, подъездларда ремонт программасы кысаларында ремонт эшләренең күләмен һәм төрләрен тикшерде. Йортларда яшәүчеләр яңа җылыту системасының уңайлылыгын билгеләде, фатирларны җылытуга түләүнең күпкә кимүен әйтте.

Очрашуда ул үткән елда төрле дәүләт программалары кысаларында Стәрлебаш һәм Первомайский авылларында башкарылган барлык эшләр, капиталь һәм косметик ремонт, йортларның индивидуаль газ җылытуына күчерелүен, урамнарны яктыртуның яхшыртылуын, йортларның төзекләндерелүе, чүп-чар түгелүе, юллар төзелүе һәм карап тотылуы, ишле гаиләләргә җир бүленүе, Урындагы башлангычларга ярдәм программасы һәм “Гамәлдәге эшләр” программасының тормышка ашырылуы турында җентекле сөйләде. Аның чыгышына Ильяс Ибәтуллин һәм җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте директоры Рәсим Гыйниятуллин өстәмәләр кертте.

Ләкин очрашу башкарылган эшләр турында отчетка гына багышланмады. Чыгыш ясаучылар киләчәккә планнар белән дә уртаклашты. Болар – 2019 елда тагын алты йортны индивидуаль газ җылытуына күчерү һәм ике блоклы котельный төзү, өч күп фатирлы йортта биш подъездга ремонт ясау (калганнары алты ел дәвамында тәртипкә китереләчәк), балалар, контейнер һәм кер элү мәйданчыклары урнаштыру белән йорт яны территорияләрен төзекләндерү, яктырту, Җиңү паркында спорт йөгерү юлын булдыру эшләрен тәмамлау, йортларны яңа су үткәрү челтәрләренә тоташтыру һ.б.

Очрашуда тупланган көнүзәк проблемалар да яңгырады. Килүчеләрне хәзерге вакытта бик зур транспорт хәрәкәте булган Басу һәм Жуков урамнарында тизлекне чикләү турындагы юл билгеләренең кайчан куелачагы һәм Акмулла урамындагы өч йортның яктыртылуы кызыксындырды, шулай ук автовокзал алдындагы мәйдан тәртипкә китерелерме һәм Үзәк базар янында яңа күпер төзелерме, Стәрле елгасы ярлары тазартылырмы, Әхсән урамындагы йортлар су белән тәэмин ителерме дигән сораулар һ.б. да булды. Барлык сорауларга район хакимияте башлыгы, аның урынбасары һәм җаваплы кешеләр җентекле җаваплар бирде. Рәсим Гыйниятуллин да шулар исәбендә. Очрашуда намуслы эшләгәннәре һәм халыкка игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен ул җитәкчелек иткән җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте коллективына күпсанлы рәхмәт сүзләре яңгырады. Күп фатирлы йортлар буенча җаваплы өч кеше – Владимир Галиев, Амур Абсаттаров, Ләлә Әхтәмова Фәнүр Зөфәр улыннан күпфатирлы йортларны карап тоту һәм аларның территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары алды.

Халык фикеренчә, очрашу бик фәһемле булды. Мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: