Стәрлетамак шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, тукталыш павильоны конкурста җиңүченең реклама конструкциясен кую өчен сатып алынган һәм урнаштырылган.
Павильон гаджетлар зарядкасы өчен USB-портлар белән җиһазландырылган. Якын арада анда Wi-Fi, видеокамера һәм җәмәгать транспорты расписаниесенең электрон таблосы, ашыгыч хезмәтләрне чакыру кнопкасы барлыкка киләчәк.
Мондый тукталыш комплекслары тиздән Уфада һәм башка шәһәрләрдә урнаштырылачак.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.