Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
12 февраль 2019, 13:02

Кар тазарту эшләре дәвам итә

Быелгы кыш явым-төшемгә аеруча юмарт булды. Кар-бураннар районның юл һәм коммуналь хезмәтләренә эш өстәвен дәвам итә.

Стәрлебаш авылын һәм Стәрлебаш авыл биләмәсенә керүче тагын дистәләгән якын-тирә авылларны кардан тазарту белән “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. Әлеге предприятие тракторчыларының эш көне, кагыйдә буларак, бик иртә башлана. Машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәт итә башлаганчы юлларны кардан тазарту зарур. Кар күпләп яуганнан соң кар тазарту техникасы юлны ача, аннары көн дәвамында аны киңәйтү белән шөгыльләнә. Кар һәм кар көртләренә каршы көрәшкә көн саен сигез берәмлек техника чыга. МТЗ тракторларында юлларны тазарту белән Шакир Хәйруллин, Халит Байморатов, Фәрих Рәхимкулов, Тимерҗан Сараев шөгыльләнә, автогрейдерда Фәргать Сатучин, КамАЗда – Мөдәрис Латыйпов, ЗИЛда – Талип Шәрипов, Т-150дә Иншар Хәмитов эшли. Эш күләме зур. Район үзәгендә генә дә 50 урамны, шулай ук тыкрыкларны, тротуарларны, мәйданнарны тәртипкә китерү зарур. Санаулы сәгатьләр эчендә бу кадәр эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә түземсез кешеләрдән теге яки бу урамны, тыкрыкны тизрәк тазартуны үтенеп, телефоннан шалтыратулар килә.

- Хәзерге вакытта барлык булган техника эшкә җәлеп ителгән – без карга каршы ныклы көрәшәбез. Махсус техникага йөкләмә зур. Тракторлар нык тузган, аларның икесе генә чагыштырмача яңа, - дип сөйли төзекләндерү буенча “Жилкомсервис» мастеры Фәнил Ибәтуллин.

Хезмәткәрләр үзләре әйтүенчә, бураннар һәм кар яуганнан соң иртәнге сәгать 5тән кар тазартырга чыгалар, юл буйларында калдырылган автотранспорт махсус техниканың эшенә зур комачаулык ясый. Тагын бер күңелсез нәрсә – кайбер шәхси йортларда яшәүчеләр карны юлга очырып, юлда авария хәле тудыра, моның нәтиҗәсендә теләсә кайсы җиңел автомобильне уйнатып алып китәргә мөмкин.

Юлларны кардан тазарту бик үк арзан эш түгел. Тәүлегенә 700 литрлап ягулык китә. Акчага әйләндерсәң бу 30 мең сумнан артык тәшкил итә.

Бер үк вакытта карны ташып читкә түгү чаралары алып барыла, юлларга ком сибелә. Коммуналчылар эш режимы никадәр киеренке булуга карамастан, кайбер гражданнар аларга карата ризасызлык белдерә, янәсе кар акрын, сыйфатсыз тазартыла һәм эшләр һәркайда да башкарылмый. Юллар торышы еш кына социаль челтәрләрдә тикшерелә.

Ләкин канәгать булмаган гражданнарга коммуналчылар җавап биреп тормас. Дөресен әйткәндә, моңа вакыт юк. Безгә тизрәк урамнарны кардан тазартып, тәртипкә китерергә кирәк, диләр алар.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Рәсемдә: роторлы МТЗ-82дә Шакир Хәйруллин кар тазарта.


Читайте нас: