Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
8 февраль 2019, 14:18

Юлиянең чираттагы җиңүе!

Конкурслар, чаралар һәм күргәзмәләргә бай 2018 ел тәмамланды. Бу Балалар иҗат йортының “Многоцветье” берләшмәсе тәрбияләнүчесе Юлия Акчулпанова (педагогы Л.Г.Хәкимова) өчен тагын бер уңышлы ел булды. Район конкурсында беренче, республика конкурсында икенче урын алып, ул Мәскәүдә үткән укучылар арасында Русия Федерациясе дәүләт һәм төбәк символларын һәм атрибутларын белүгә Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабында катнашу өчен икенче тапкыр чакырылды.

Конкурсның максаты – балаларда һәм яшьләрдә ватанчылык һәм гражданлык тәрбиясе. Анда Башкортстаннан, Калмыкиядән, Коми, Алтай һәм Краснояр крайларыннан, Белгород, Липецк, Мәскәү, Псков, Ростов һәм Свердловск өлкәләреннән 65 яшь туган якны өйрәнүче һәм аларның педагог-остазлары катнашты. Безнең республикадан Октябрьский шәһәреннән, Мәсәгуть һәм Стәрлебаш авылларыннан биш укучыдан торган делегация катнашты.

Тантаналы ачуда Юлия Мостай Кәримнең “Рус түгелмен, ләкин россиян мин” шигырен сәнгатьле сөйләде.

Дүрт көн дәвамында балалар дуслык кичәләрендә катнашты, галимнәр, геральдистлар, тарихи вакыйгалар шаһитлары белән очрашты. Юлия заманча Русия тарихы музеенда, Бөтенрусия декоратив-кул эшләре һәм халык иҗаты музеенда, Дәүләт тарихи музеенда булды.

Төп, конкурс өлешендә ул “Декоратив-кул эшләре иҗаты” номинациясендә катнашты. Үзенең “салкын” батик техникасы белән башкарылган “Дөньяда иң кунакчыл ил!” эшен лаеклы яклады, осталык дәресе күрсәтте һәм икенче урын алды. Бүләккә аңа тагын бер – инде икенче тапкыр Кара диңгезгә, “Орленок” Бөтенрусия балалар үзәгенә бару мөмкинлеге бирелде.

Юлия бик канәгать, рухланып һәм зур тәэссоратлар белән кайтты. Хәзер ул яңа планнар һәм идеяләр белән яши. Аңа артабангы уңышлар телибез!

Лилия ХӘКИМОВА, Балалар иҗат йортының югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы.
Читайте нас: