Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
5 февраль 2019, 11:47

Германиядә тәҗрибә уртаклашканнар

Стәрлетамак тармакара колледжы (элекке Стәрлетамак совхоз-техникумы) 2002 елдан алып студентларны Европа илләренең фермерлык хуҗалыкларына стажировкага баруны әзерләү һәм оештыру мәсьәләләре буенча К.А.Тимирязев исемендәге Русия дәүләт аграр университеты белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Үткән чорда колледжның 114 студенты чит илдә стажировка үткән. Безнең районнан алар арасында сигез студент. Чит илдә практика үтү мөмкинлеге һәркемгә бирелми. Дәгъвачыларны сайлап алуда зур эш башкарыла. Чит илдә стажировка үтү өчен мотлак шартлар булып әйбәт уку, уңай характеристика, хезмәтне ярату, агрокультураларны эшкәртүче немец технологиясен, заманча катлаулы авыл хуҗалыгы техникасын үзләштерү, хосусый фермерлык хуҗалыгы алып баруда күнекмәләр һәм тәҗрибә туплау теләге тора. Узган елда Германиядә стажировка үткән колледжның ундүрт студенты арасында Стәрлебаш районыннан ике егет – Яшерганнан Азат Хәйруллин һәм Куганакбаштан Линар Садыйков та булган.

Стажировка сигез ай дәвам иткән. Егетләр үткән елның декабрендә кайтып, үзләренең тәэссоратларын безнең белән дә уртаклашты.

Якташлар механикка укыйлар, соңгы курста. Икесе дә техниканы яхшы белә, булачак һөнәрләренең нечкәлекләрен бик теләп өйрәнә.

Үткән елның апрелендә алар чит илдә практика үтәчәк бәхетлеләр исемлегенә эләгә.

- Алдагы сәфәргә әзерлекнең башы итеп чит ил паспорты алу озак вакытка сузылмады. Мәскәүдә виза эшләтү катлаулырак булды. Моның өчен өч көн таләп ителде, - дип сөйли егетләр. – Барлык кирәкле документларны алып, Русиядән 62 кеше автобуста Германиягә киттек. Ике көн бардык. Автобуста бөтен уңайлыклар булуга карамастан, юл талчыктырды. Шуңа күрә кире кайтканда самолетта очарга карар ителде. Килү белән безне лагерьга урнаштырдылар, өч көннән соң барыбызны да фермерларның адреслары буенча тараттылар.

Азат Хәйруллин сөтчелек һәм итчелек белән шөгыльләнүче, шулай ук сөренте җирләре булган һәм арпа, бодай, кукуруз үстерүче (алар мал азыгына китә) Карл Муффлерның фермерлык хуҗалыгында эшләгән. Бөртеклеләр уңышы сокландыра: бодайның уртача уңышы гектарыннан 87 центнер, арпаныкы – 78 центнер. Җир карышына кадәр яхшылап эшкәртелә. Моннан тыш, фермерның үзенең биогаз җайланмасы бар, аның ярдәмендә терлекчелек калдыкларыннан электр энергиясе ала. Биогаз җайланмасы сәгатенә 450 кВт энергия җитештерә. Аңа теләсә нинди биологик калдык, аерым алганда, тирес салына. Иртән һәм кич. Һәркайсына 15әр тонна тирес китә. Фермерның шулай ук корылмаларның берсенең түбәсенә урнаштырылган кояш батареялары да бар. Мондый ысуллар белән алынган энергиянең бер өлешен (якынча 10%) Карл үзе файдалана, калганын якын-тирәдәге халыкка сата. Азат һәм Линар әйтүенчә, аларны аеруча берсеннән-берсе текәрәк техника хәйран калдырган. Алар барысы да ярыйсы ук яңа, 2010 елдан да иртәрәк алынмаган. “Нью Холланд”, “Класс” куәтле тракторлары.

- Техника заманча, уңайлы, төрле электроника белән җиһазландырылган. Тизлекне үзгәртәсе юк, хәтта шундый режим бар, трактор үзе бара, бу ашлама таратканда бик уңайлы, - дип күргәннәре белән уртаклашуын дәвам итте Азат. – Мал азыгы тараткычлы “Дойтс” тракторына идарә иттем. Моның өчен туклану рационын, ягъни мал азыгын ваклау бункерына нәрсәне күпме салырга кирәклекне алдан ук аласың, бер грамм да артыгын да, кимен дә салырга ярамый. Миңа күп кенә участокларда эшләүне ышанып тапшырдылар. Үземнең бурычларымны намуслы үтәргә тырыштым, чөнки немецлар ничек җитте алай эшләгәнне яратмый, алар бик җаваплы, пөхтәләр. Эшне җиренә җиткереп башкаралар. Аларның тагын бер сыйфаты – пунктуальлек. Һәрнәрсәдә тәртип һәм чисталык яраталар. Мәсәлән, йөзләгән терлек торган биналарда җәйге җиңел аяк киемендә йөрергә мөмкин. Бозаулар торган бокслар даими юылып тора.

Немецларда, билгеле булуынча, калдыксыз җитештерү. Бу илдә балачактан чүпне сортларга аерырга өйрәтәләр. Пыяла, кәгазь һ.б. өчен аерым контейнерлар тора. Германиядә чүп җыю һәм аны утильләштерү тулы бер җайга салынган система.

- Мин тукталган фермерның исеме Эвальд Ристер, - дип сөйли Линар Садыйков. – Ул нигездә сөт җитештерү белән шөгыльләнә, симертүдә торган үгезләре дә бар. Фермада 200 баштан артыграк мөгезле эре терлек асрала. Фермада күпчелек эшләр автоматлаштырылган, хәтта сыер саву робот тарафыннан башкарыла. Хуҗалыкта фермер үзе, аның хатыны һәм кызлары эшли.

Германиягә барыр алдыннан егетләр немец телен үзләштерү буенча зур булмаган курслар үткән. Стажировка вакытында да Гугл-тәрҗемәче ярдәменнән файдаланганнар. Бер-берсеннән 11 километр ераклыкта яшәгәннәр. Кайвакыт очрашып, андагы күренекле урыннарда булганнар, Боденск күлендә су коенганнар. Экскурсантлар сыйфатында “Класс”, “ДжонДир”, “Керхер” кебек зур заводларда булганнар. Шулай ук Парижда, Швейцариядә булганнар.

Чит илдә стажировка үтү, егетләр әйтүенчә, агроколледжда алган теоретик белемнәрне ныгытуда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур практика алуда, немец фермерлары файдаланган яңа технологияләр белән танышуда зур мөмкинлек. Бәлки, киләчәктә аларны район иминлеге өчен кулланырлар. Ә әлегә аларны алда имтиханнар һәм диплом алу, аннары – армия хезмәте көтә. Бу егетләр киләчәктә районның авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре сафларын тулыландырсын яки фермерлык хуҗалыклары төзесен, яхшырак яшәргә һәм эшләргә омтылсын иде дип телисе килә. Ә чит илдә алган тәҗрибәләре аларга моңарда, һичшиксез, ярдәм итәр.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Фотолар А.Хәйруллин тарафыннан бирелде.

Читайте нас: