Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
5 февраль 2019, 12:24

“Чүп” реформасы гамәлдә

Алдагы саннарда язуыбызча, 2019 елның 1 гыйнварыннан илдә “чүп” реформасы башланды. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чүп түгү мәсьәләләре муниципалитетларга түгел, ә төбәк операторына карый.

Төгәлрәк әйткәндә, безнең районда өйләр янына чыгарылган чүпне алдан билгеләнгән көннәрдә “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе һәм җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте эшчеләре җыя. Ә районнан аны төбәк операторы алып китә. Каты коммуналь калдыкларны җыю графиклары халыкка җиткерелә.

Бар нәрсә дә шома гына булмый, әлбәттә, бураннар вакытында аерым урамнарга техника керә алмады һәм чүп салынган капчыклар кар астында торып калды. Икенчеләрендә полиэтилен капчыклар ертылып, чүп-чар тирә-якка таралды. Ләкин уңай күренешләр дә бар. Мәсәлән, Х.Фәхриев урамыннан чыккан урында дүрт сыешлык урнаштырылган беренче контейнер мәйданчыгы барлыкка килде. Чүп-чар таралмасын өчен ул сетка-рабица белән уратып алынган (рәсемдә).

Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Эдуард Денисов әйтүенчә, чүп җыю өчен мондый мәйданчыклар акрынлап һәркайда урнаштырылачак. Контейнерлар сатып алу буенча килешүләр һәм аларны урнаштыру буенча урыннар билгеләү эшләре алып барыла.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: