Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
30 гыйнвар 2019, 16:22

1 февральдән пособие алучыларны сөендермәкчеләр

Русиядә 1 февральдән пособиеләр һәм компенсацияләр арта. Премьер Дмитрий Медведев 2019 елда кайсыбер пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү күләмен раслаучы карарга кул куйды. Документ Министрлар кабинеты сайтында басылды.

“Әлеге карар нигезендә Русия Федерациясенең ике законында һәм тугыз федераль законда каралган түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты 1,043 күләмендә билгеләнде”, - диелә документка белешмә текстында.
Индексация ветераннарга, инвалидларга, балалары булган гражданнарга, шулай ук сәнәгатьтә бәхетсез очраклардан һәм һөнәри чирләрдән мәҗбүри социаль страховкалаган чакта түләнгән түләүләргә, пособиеләргә һәм компенсацияләргә кагыла.
Руфина Хәсәнова.
"Өмет"гәзитеннән.
Читайте нас: