Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
29 гыйнвар 2019, 14:13

Талант канатларында

23-27 гыйнварда Уфаның Конгресс-холлында унынчы тапкыр “Талант канатларында” халыкара фестивале үтте. Ул балалар һәм үсмерләр иҗатын, талантлы балаларны үстерүгә һәм хуплауга юнәлтелгән зур проектның бер өлеше.

Анда төрле жанрларда – вокал, бию, хор белән җырлау, нәфис сүз, мода театры һ.б. меңнән артык бала катнашты.

Оештыручы булып “Талантлар планетасы” балалар иҗатын хуплау һәм үстерү фонды чыгыш ясады.

Әлеге абруйлы конкурс-фестивальдә стәрлебашлылар – Балалар иҗат йортының Рәйлә Хәбибуллина җитәкчелегендәге «Бию планетасы” бию берләшмәсе дә катнашты. “Иртәнге зарядка” заманча биюен башкарып, алар I дәрәҗә Дипломантлар булды. Дипломнан тыш, һәр биюче оештыручылардан Рәхмәт хаты алды. Афәрин!

Бу талантлы балалар тарафыннан иҗат биеклекләре яулауның тәүгесе түгел. Мәсәлән, үткән елның декабрендә “Кышкы Стәрлетамак” Бөтенрусия конкурсында яшь биючеләр 64 катнашучы арасында үз номинацияләрендә дүртенче урынны алган.

Рәйсә МУСИНА. Фото Балалар иҗат йорты сайтыннан алынды.


Читайте нас: