Әйтергә кирәк, халык күп җыелган иде. Бузатлылар район хакимияте башлыгының үзенә, хезмәтләр җитәкчеләренә сораулар бирү мөмкинлегеннән тулысынча файдаланды. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки алар район үзәгеннән иң ерак авыл биләмәсендә, Оренбург өлкәсе чигендә яши. Стәрлебашка килеп (50-60 км.), чиратта басып торып, кабул итүгә эләгү, ә аннары яңадан өйгә кайту – җиңел эш түгел.
Авыл биләмәсендә эшләр торышы турында аның башлыгы Салават Сәфәргалиев сөйләде. Элек булган барлык учреждениеләр: мәктәп, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният учреждениеләре һ.б. хәзер дә эшли. Әмма аларның кайберләре үзгәреш кичергән. Моның төп сәбәбе – демография. Ә ул, турысын әйтик, борчылырлык. Алты авылда 889 кеше теркәлгән. 63 өй күчерелгән, 475е калган, 151е – буш тора. Пенсионерлар – 321, 80 яшьтән өлкәнрәкләр – 88 кеше. Хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр – 437, шуларның 45е вахта ысулы белән эшли, 104е – шәһәрләрдә яши, студентлар – 36. Үткән елда 20 кеше үлгән, өчәү туган.
Үткән елда авыл биләмәсе хакимияте (халык белән берлектә) башкарган эшләрдән түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин – Үч-Әсән авылындагы зират ихатасын ремонтлау, авыллар зиратларын тазарту, ике мобиль янгын сүндерү комплекслары сатып алу, шуларның берсе Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча, икенчесе – республика бюджеты исәбенә.
Быелга планнар – Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча Үч-Әсән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир-якташларыбыз хөрмәтенә обелиск кую, зират ихатасын ремонтлауны тәмамлау.
Һәркайдагыча, чүп җыю һәм түгүне оештыру мәсьәләсе кискен тора. Бу максатларда 16 контейнер мәйданчыгы булдыру һәм контейнерлар сатып алу күздә тотыла.
Район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, халыкны социаль-икътисадый хәлләр торышы белән таныштырып, программаларда катнашкан, урындагы проблемаларны хәл итүдә ярдәм иткән өчен барысына да рәхмәт белдерде. Исерткеч эчемлекләр куллану мәсьәләсенә тукталып, халыкны бу бәлагә каршы бергәләп көрәшергә һәм исерткеч эчемлекләрне законсыз сатучыларга карата битараф булмаска чакырды.
- Урындагы властьның, хокук саклау органнарының һәм халыкның бергәләп тырышлык салуы нәтиҗәсендә генә бу көнүзәк проблеманы хәл итәргә мөмкин, - диде Фәнүр Зөфәр улы. Кадрлар мәсьәләсенә кагылып, районда авыл хуҗалыгы белгечләре, медиклар, укытучылар җитешмәвен билгеләде. Бу проблеманы хәл итү буенча эшләр алып барыла, ләкин монда да бергәләп эшләү зарур, балалары укуларын тәмамлаганнан соң авылга кайтсын өчен ата-аналар аңлату эше алып барырга тиеш, хәзер монда да шартлар әйбәт бит.
Халыкның сораулары күп булды. Көнүзәк мәсьәләнең берсе – Бузат авылын су белән тәэмин итү. Аны хәл итү зур финанс чыгымнары таләп итә. Ләкин ул хәл итәрлек, халыктан җыелган средстволар ярдәмендә проект документациясен әзерләргә кирәк (бу чыгымның иң аз өлеше), аннары суүткәргеч салуны республика программасына кертербез. Бу юл белән Тәтер-Арсланда әлеге мәсьәлә хәл ителде, тиздән ул Турмайда, Бакыйда шулай ук хәл ителәчәк, дип билгеләде район хакимияте башлыгы.
Күпләрне басуларны агу химикатлары белән эшкәрткәннән соң бал кортларының күпләп үлүе мәсьәләсе борчыды. Җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыяте җитәкчелегенә мондый эшнең планлаштырылуы турында халыкка алдан хәбәр итәргә, ә бу максатта артабан дельтапланнарны бөтенләй кулланмаска кушылды.
Һәркайдагыча, юллар мәсьәләсе дә күтәрелде. Бузаттан Үч-Әсәнгә кадәр участок юл ремонт-төзелеш идарәсе көче, ә авыл эчендә – авыл хакимияте көче белән ремонтланачак. Бузатка керү юлындагы күпер күптән инде ремонт таләп итә. “Чынлап та, аның торышы борчу тудыра, ул төзек хәлдә түгел, тиешле хат югарыдагы оешмага җибәрелде, җавап көтәбез”. Баш юл инженерының җавабы шул булды.
Бузат авыл биләмәсе – кесә телефоны элемтәсе булмаган районда хәзер бердәнбер территория. Ләкин бу мәсьәлә әле дә ачык кала – ул авыл биләмәсе хакимиятенең, шулай ук район хакимиятенең вәкаләтендә түгел, ә кәрәзле элемтә операторлары аны хәл итәргә ашыкмый, алар өчен проектның икътисади ягы мөһимрәк.
- Гомерем буе урындагы колхозда эшләдем, 39 ел стажым бар, ә пенсиям артмады, - дип үпкәсен белдерде Пенсия фондына өлкән яшьтәге ханымнарның берсе.
- Түләүләр күләмен яңадан исәпләү һәм авыл хуҗалыгында эшләгән өчен тиешле өстәмә билгеләү автомат рәвештә, ягъни пенсионерлар тарафыннан гариза бирелмичә башкарылды. Һәм, кызганычка каршы, мондый күңелсез фактлар бар. Бу хәлне төзәтеп була, әгәр законлы нигез бар икән, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан исәпләнеп түләнеләчәк, - дип җавап бирде район Пенсия фонды начальнигы Лилия Кәримова. Ул әлеге ханымны, шулай ук шундый сораулары булган башкаларның исем-шәрифләрен язып алды. Халыкның сораулары туган очракта идарәнең клиентлар хезмәтенә килү яки 2-20-33, 2-20-62 телефоннары аша шалтырату зарурлыгын тагын бер кат искә төшерде.
Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илшат Яппаров трибуна артында барысыннан да озаграк басып торгандыр, мөгаен. Һәркем үз соравына җавап алып калырга тырышты – УЗИ, ФГС тикшеренү, стационар дәвалану, дарулар белән тәэмин итү һ.б. турында сораулар бирелде. Баш табиб барысына да җентекле һәм аңлаешлы җавап бирергә тырышты.
Әйе, койка-урыннар хәзер азрак, элеккечә түгел. Билгеле бер тәртип бар. Мисал өчен, дәваханәгә килгәнче, онкологик чирлеләр һәм инвалидлар урындагы фельдшерга мөрәҗәгать итәргә тиеш, ул аларны дәваханәгә салуны көйли. УЗИ буенча белгеч юк иде, хәзер мәсьәлә хәл ителде, 9 гыйнвардан табиб эшли башлады, ФГС буенча – шулай ук хәл ителә. Дәваханәгә салуга килгәндә – кемне амбулатор дәваларга, ә кемне салырга кирәклеген табиб яхшырак белә. Өйдә, фельдшер-акушерлык пунктында система куярга ярамый, бу озак һәм катлаулы процедура медицина хезмәткәре күзәтүе астында булырга тиеш.
Үзегезнең һәм табибның вакытын янга калдыру өчен 13-01 (код 570) телефоны аша табибка кабул ителүгә язылырга кирәк. Ә инде миңа сорауларыгыз бар икән, мин һәрвакыт сезне тыңларга, аларны хәл итәргә булышырга әзермен, диде Илшат Иншар улы.