Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
11 гыйнвар 2019, 14:33

Яңа ел алды могҗизасы

Стәрлебаш авылында яңа күп фатирлы йортта фатир ачкычы алу ятим балалар өчен озак көтелгән, бер үк вакытта күңелле сюрприз булды. Бәхетле торак ияләре – болар Ринат Джураев, Айгөл Әхмәдиева (Ишморатова) һәм Альберт Шакиров. Әйбәт ремонт ясалган (обойлар ябештерелгән, сантехника һәм газ җиһазлары урнаштырылган) яңа микрорайондагы иркен, төзекләндерелгән фатирларда бүгеннән үк яши башларга мөмкин.

Фатир ачкычларын тантаналы тапшыру район хакимиятендә үтте. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров аларны хуҗаларына шәхсән тапшырды, аннары аның озатуында яшьләр үз торакларының бусагасыннан беренче тапкыр атлады. Фәнүр Зөфәр улы аларны якынлашып килгән Яңа ел белән котлады һәм яңа фатирларында тыныч һәм бәхетле яшәүләрен теләде.

Лейтенант Ринат Джураев ачкыч артыннан тормыш иптәше Алия Марат кызы белән бергәләп килгән. Төмән югары хәрби-инженерлык училищесын тәмамлаганнан соң ул юллама буенча Тула өлкәсе буенча Росгвардия идарәсендә технологик цех начальнигы булып эшли башлый. Хәзер гаиләсе белән бергә Тула шәһәрендә хезмәт фатирында яши һәм эшли.

Альберт Шакиров Ишембай нефть колледжын тәмамлаган. Берничә тапкыр Төньякка эшкә барган. Стәрлетамак шәһәрендә үз гаиләсе белән яши. М.Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган Айгөл Әхмәдиева Күпфункцияле үзәктә эшли. Тормыш иптәше белән Стәрлетамак шәһәрендә яшиләр. Аның өчен район хакимиятеннән шалтырату көтелмәгән шатлык булган.

- Бу минем фатирым булуына ышануы кыен. Хәтта Яңа елны монда каршыларга мөмкин! Дөресен әйткәндә, торакның менә шундый төзекләндерелгән хәлдә булачагын уйламаган да идем, - дип әле булса үз бәхетенә ышанып бетә алмый ул.

Айгөл фатирны берничә тапкыр урап чыкты. Аның йөзеннән бәхетле елмаю китмәде.

Һәркайсыбыз Яңа ел бәйрәмнәрен көткәндә аз гына булса да могҗиза турында хыяллана, Кыш бабай Яңа ел төнендә теләкләрне мотлак тормышка ашырачагына ышана. 2019 елны каршылар алдыннан Айгөл, Ринат һәм Альберт белән нәкъ менә шундый Яңа ел әкияте булган. Фатирлар хуҗаларына уңайлы өйләрендә имин һәм тыныч тормыш телибез.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотолары.

Читайте нас: