Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
11 гыйнвар 2019, 14:39

Кремль чыршысына бардылар

Илнең төп чыршысы – Бөтенрусия күләмендәге вакыйга. Ел саен Кремльгә бәйрәмгә меңләгән бала җыела. Аларның күбесе өчен әкият – сәхнәдәге тамаша вакытында барган вакыйга түгел, ә үзләренең шунда булу мөмкинлеге. Стәрлебаш авылыннан Айгизә Мәннәнова һәм Илназ Хәбибуллин да Кремль чыршысында булды.

Айгизә – уку алдынгысы, республика иҗади конкурсларының актив катнашучысы, аның тикшеренү эшләре берничә тапкыр призлы урыннар алган. Аңа чыршыга путевканы Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе бүләк иткән.

Илназ да уку алдынгысы, төрле республика олимпиадалары катнашучысы һәм спортчы. Чаңгы ярышларын ярата. Аны путевка белән район мәгариф бүлеге тәэмин иткән.

Кремль чыршысы аларның балачагының иң чагу вакыйгаларының берсе булып калыр, мөгаен. Канәгать һәм бәхетле балалар Мәскәүдән татлы бүләкләр һәм Измайлово паркында экскурсия вакытында үзләре ясаган чыршы уенчыклары белән кайтты. Балаларга тагын Башкортстан флагындагы төсләрдәге башлык һәм шарф бүләк иткәннәр.

Гөлдәр ГАФИЕВА.

Читайте нас: