Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
10 гыйнвар 2019, 18:53

Ниһаять, авыл халкының пенсиясе арта

1 гыйнвардан авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе арта.

Республикада аларның саны - 51 мең. Гыйнвардан бу кешеләрнең пенсиясе 1133 сумга артырга тиеш. Моның өчен гариза язарга кирәкми, Пенсия фонды барысын да үзе башкарачак.
Авылда яшәгән, ләкин төп эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган кешеләргә бу кагылмый. Моңа фермада, басуда эшләүчеләр генә исәп тота ала. Әгәр дә кемнеңдер бу эшчәнлеге хезмәт кенәгәсендә язылмаган икән, алар пенсиясен яңадан исәпләү өчен Пенсия фондына өстәмә документлар китерә ала.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: