Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
28 декабрь 2018, 13:48

“Киресенчә яңа ел”

Районнан өч бала республиканың төп чыршысында булды “Башкортостан” Дәүләт концерт залында үткән республиканың төп чыршысына йөзләгән бала путевка алды. Алар арасында безнең районнан Первомайский урта мәктәбенең 9 класс укучысы Сабрина Шәрәфетдинова, 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең 7 класс укучысы Айдар Мәннәнов һәм Иске Калкаш урта мәктәбенең 7 класс укучысы Алина Карамышева.

Биредә җыелган балалар иҗади сәләтләре белән генә балкучылар түгел. Алар барысы да – олимпиадалар җиңүчеләре һәм яхшы укучылар, яки спорт ярышлары чемпионнары. Бу очракта бүләк уңышка туры килә дип әйтергә мөмкин. Дәртле флешмоб, чыршы тирәли яраткан мультфильм геройлары белән әйлән-бәйлән – оештыручыларның балалар өчен әзерләгән чагу тамашасының бер өлеше генә. Быел аларны Башкортстанның беренче ледисы Каринэ Хәбирова һәм БР Хөкүмәте Премьер-министры Ленара Иванова котладылар һәм балалар белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар.

Ә залда балаларны бәйрәмнең төп өлеше – “Киресенчә Яңа ел” тамашасы көтә иде. Килүчеләрнең күбесе мондый нәрсәне беренче тапкыр күрә – искиткеч зур декорацияләр, чагу костюмнар һәм 3D проекция. Сюжет та үзенчәлекле булды. Җәй кыш белән ачуланыша, ә Карсылу җәй турында барысын да белүче кыз белән урынын алыша. Ләкин әкият имин тәмамлана.

Стәрлебаш балаларын, оештыручылардан тыш, якташыбыз, Уфа шәһәр округының Октябрь районы торак хуҗалыгы идарәсе директоры Раил Абдрахманов та котлады һәм татлы призлар тапшырды. Балалар әйтүенчә, барысы да бик яхшы булды. Сабрина, Айдар һәм Алина Уфадан онытылмаслык тәэссоратлар белән кайтты. Күргәннәре аларны яңа биеклекләргә дәртләндерде.

Рәйсә МУСИНА.

Р.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА фотосы.

Читайте нас: