Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
28 декабрь 2018, 13:55

Хәзер балаларның моннан китәсе килми

Үзәк район дәваханәсенең балалар регистратурасында – зур үзгәрешләр - Әни, әнием, әйдә монда тагын әз генә торыйк әле. Минем өйгә кайтасым килми, - ди кечкенә малай, үзен чыгу ишегенә таба җитәкләп китеп барган әнисенең кулыннан тартып. Бу күренештә бер гаҗәп нәрсә дә юк дияр идең, әгәр ул... Стәрлебаш үзәк район дәваханәсенең балалар регистратурасында булмаса. Эш шунда, күптән түгел монда капиталь ремонт тәмамланган, һәм бу бүлек гаҗәеп рәвештә үзгәреш кичергән. Элек балалар моннан тизрәк чыгып китәргә ашыккан булса... хәзер киресенчә.

- Безнең балалар регистратурасында 2000 елдан алып ремонт булмады, - дип аңлатма бирде район педиатры, учреждение хуҗасы Гөлшат Абдрахманова. – Зур күләмле эш башкарылды. Җылылык һәм тәрәзәләрдән башка бар нәрсә дә яңадан эшләнде: кабинетлар һәм коридор штукатурланды, төрле чагу төсләргә буялды (төсен без үзебез сайладык), яңа ишекләр куелды, хәзер бездә яңа түшәмнәр һәм идәннәр. Сәламәт кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә тиешле йогышлы авырулар өчен фильтр-бокс (изолятор) барлыкка килде. Аннан урамга аерым ишектән чыгып була. Регистратура хәзер ачык, амбулатор карталарны саклау өчен аерым бүлмә ачылды. Анда амбулатор һәм прививка карталары саклана. Сәламәт балалар өчен блок аерым, коридор азагында. Монда прививка ясау кабинеты һәм барлык кирәк нәрсәләре булган сәламәт балаларны карау өчен кабинет. Зур холл, якын киләчәктә шәһәрдәгечә анда уйнау урыны булачак. Төсле плазмалы телевизор сатып алынды. Анда һәрвакыт мультфильмнар күрсәтелә, бу әти-әниләр һәм балаларга көтеп утырганда уңайлы. Нәтиҗәдә, балалар елашмый, алар мавыгып мультфильм карый, ата-аналар тыныч. Яңа мебель да сатып алынды – кушеткалар, өстәлләр, урындыклар. Пациентларны өч табиб-педиатр кабул итә. Мин, Зилә Сәгыйтова, Таңчулпан Ишембитова. Әлегә бер ставка буш, ләкин 2019 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, табиб-педиатр кайтырга тиеш. Көн саен 25тән алып 40ка кадәр пациент кабул итәбез. Хәзер иң мөһиме – эшләргә дә эшләргә, ә моның өчен шартлар бездә әйбәт.

Гөлшат Таһир кызы кешеләрнең әлеге вакытка кадәр телефон аша кабул итүгә языла белмәүләренә зарланды. Бигрәк тә авылда яшәүчеләр. Кайвакыт кабул итүгә язылу тәмамланган, ә алар килеп, үзләрен кичекмәстән кабул итүне таләп итәләр.

- Әлбәттә, аларны аңларга була. Бала авырганда ата-ана барысына да әзер һәм без аларны кабул итәргә тырышабыз. Табиблар – тере кешеләр, чирле һәм сәламәт балаларны кабул итүдән тыш, өйгә дә чакырталар һәм безне көтәләр. Исегезгә төшерәсе килә, бу очракта көтү вакыты – бер тәүлек, - җайлап кына без көндәлек темага күчтек.

Минем аптыраулы карашымны күреп, ул документларда нәкъ шулай әйтелүен аңлатты. Мәсәлән, эш көне ахырында чакырталар икән, ә педиатрның өйдә көткән чирле балалар исемлеге зур һәм вакыт төн уртасына җитеп килә икән, бу очракта ул икенче көнне иртән генә барырга хокуклы.

Балаларның сәламәтлеге турында кызыксынып сорадым. Ачыклануынча, аларда күбесенчә сөяк-мускул, ашкайнату, нерв системасы чирләре теркәлә, кайсыларының күзе начар күрә, сколиоз күзәтелә. Бер сүз белән әйткәндә, балаларның сәламәтлеге начарая. Бу компьютер артында озак утыру, кесә телефоны белән уйнау, аз хәрәкәтләнү, чипсы, газлы су һәм фастфут белән мавыгу нәтиҗәсе.

Кабинетларда йөргәндә бар җирдә дә “Дезар-2” бактерицид ультрашәмәхә корылмалары торуын күрдем.

- Һаваны чистарту өчен ул, - дип аңлатты әңгәмәдәшем.

Һәм тагын ата-аналарга ярдәмгә монда чагу, файдалы мәгълүмат язылган стендлар күп.

Гөлшат Таһир кызы сүзләре буенча, тагы да уңайлырак булсын өчен табибларга электрон язылу өчен мәгълүмат терминалы һәм бахилла бирү автоматы урнаштырырга планлаштыралар.

Балалар регистратурасыннан киткәндә мин тулысынча канәгатьлек кичердем. Чынлап та, эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган. Иң мөһиме, коллектив күрсәткән хезмәтләрнең дә сыйфаты шундый ук булсын иде.

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: