Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
25 декабрь 2018, 16:28

Хәвефсез, уңайлы һәм заманча

Мәгариф бүлегенә яңа автобуслар кайтартылды. Яңа ел алдыннан район мәгариф бүлеге дүрт автобус: өч ПАЗ һәм бер Форд белән тулыланды. Бу күңелле бүләк балаларны да, ата-аналарны да, белем бирү учреждениеләре җитәкчелеген дә сөендерде.

Техника пассажирларның хәвефсезлеген исәпкә алып, барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган – уңайлы креслолар, өч мич (элекке үрнәктә бары тик икәү), портфель һәм сумкалар өчен киштәләр, шулай ук машинаны ашыгыч рәвештә ремонтлау таләп ителгән очракта иң беренче кирәкле эш кораллары бар. Аларга завод тахографлары да куелган.

- Без Мәгариф министрлыгына авыллардан балаларны йөртү өчен транспорт средстволары бүлүгә заявка биргән идек. Һәм менә без аларны алуга ирештек. Әлеге вакытта Яшерган һәм Тәтер-Арслан мәктәпләренә ике яңа пазик бирелде, өченчесе Яңгырчы-Турмай-Тәтербаш-Стәрлебаш маршруты буенча йөри. Барлык өч транспорт чарасы рәсмиләштерелгән, аларга дәүләт номерлары алынган.

- Безнең укучылар төрле конкурсларда, олимпиадаларда, республика дәрәҗәсендәге ярышларда актив һәм уңышлы катнаша. Форд автобусын аларны йөртү өчен файдаланачакбыз, шушы көннәрдә аны рәсмиләштерү өчен тиешле документлар әзер булачак. Автобус 14 кешегә исәпләнгән, ул экономияле. Килешү буенча транспорт чаралары өчен матди яктан җаваплы кешеләр – машина йөртүчеләр. Ун елдан артык файдаланылган барлык автобуслар алыштырылачак. Әлеге вакытта тагын берничәсенең кайтарылуын көтәбез, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Минәхмәт Кәримов.

Укучыларны хәвефсез йөртүне тәэмин итү өчен район территориясендә балаларны районның төрле авылларыннан гомум белем бирү учреждениеләренә йөртү оештырылган. Ул тахографлар белән җиһазландырылгын транспорт средствосы тарафыннан тормышка ашырыла. Машина йөртүчеләр көн саен рейс алдыннан һәм еллык медицина тикшерүе, хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге буенча инструктаж үтә. Бер сүз белән әйткәндә, балаларның автобусларда йөрүе мөмкин кадәр хәвефсезрәк һәм уңайлырак булсын өчен барысы да эшләнә.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.
Читайте нас: