Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
21 декабрь 2018, 11:33

Велосипед хуҗасын тапты

Төп приз - тизйөрешле велосипед уйнатуга бик күп – йөзгә якын кеше килде. Ул редакция залы уртасына куелган иде. Шунда ук приз уйнату да булды.

Әлбәттә, монда килүче һәркем эчтән генә могҗиза көтеп торды. Тартып чыгарылачак кәгазь кисәгендә нәкъ аның саны язылган булачак дип өметләнде. Барабан түгәрәк ясап әйләнә башлады. Барысы да тын калды. Ләкин бәхетле приз отучының исемен атагач, килүчеләр арасында аның булмавы ачыкланды.

- 510, - дип кычкырып әйтте җиңүченең санын призлар уйнату буенча махсус комиссия рәисе, район хакимиятенең муниципаль хезмәт, хокук һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Марсель Йосыпов.

- Җиңүченең исеме - Әмир авылыннан Рима Савина, - диде ул барысы да ишетерлек итеп.

Аннары ике юату призы – автомобиль өчен компрессор һәм тузан суыргыч уйнатылды. Аларга Айдарәле авылыннан Фәнил Габидуллин һәм Стәрлебаштан Әсхәт Әхмәдиев ия булды. Алар өчен барабанны әйләндерүче һәм җиңүчеләр исемнәре белән саннар тартып чыгарган район үзәгендә яшәүче хезмәт ветераны Рауза Гомәрованың кулы җиңел булды.

Аңа кадәр җыелучыларны район гәзитенең баш мөхәррире Мансаф Ганиев сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

- Бүген килүегез өчен рәхмәт. Сез һәрвакыт гәзиткә тугры каласыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Сезнең өчен район тормышы, анда нинди чаралар үткәрелүе, хезмәт кешеләре, иҗади шәхесләр турында кызыклы итеп язарга тырышабыз. Әйдәгез, киләчәктә дә бергә булыйк. Сезне якынлашып килгән Яңа ел белән котлыйм! Сәламәтлек, хыялларыгызның тормышка ашуын һәм гаиләләрегезгә иминлек телим, - диде Мансаф Мәннәф улы гәзит укучыларга.

***

Рима Савина: “Чынында исә төп приз миңа эләгер дип һич көтмәгән идем. Бик шатмын. Каникул чорында оныкларыма йөрергә бик әйбәт булды. Мин район гәзитен күп еллар алдырам һәм укыйм. Әмир балалар бакчасында бала караучы булып эшләгәндә дә, әле дә хаклы ялда булсам да яратып укыйм. Анда басылган мәкаләләр бик ошый. Барлык коллективка гәзит өчен дә, шундый истәлекле бүләк өчен дә зур рәхмәт. Сезгә иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим. Ә гәзитнең тагы да халыкны сөендереп, хәбәрләр җиткереп торуын телим!”

Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.

Читайте нас: