Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
14 декабрь 2018, 12:01

Яшь талантлар барысын да хәйран калдырды

Стәрлебаш Балалар иҗат йортының “Дебют” балалар театры” берләшмәсе укучылары XVIII Халыкара конкурста – октябрьдә Казанда үткән “Көнчыгыш әкиятләре” музыкаль-әдәби иҗат фестивалендә катнашты.

Конкурс “Триумф” Иҗади берләшмәсе тарафыннан оештырылган һәм Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, “Санкт-Петербург Дипломнан соң белем алу академиясе” һәм Елена Образцованың Халыкара музыка академиясе хуплавында үткәрелде. Чараны тантаналы ачуда катнашучыларны Татарстан Республикасының Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Һадиев Таһир Галимҗан улы сәламләде.

Конкурста катнашучылар бик күп иде. Алар илнең төрле почмакларыннан килгән. Алар барысы да югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәтте.

Безнең районнан Балалар иҗат йорты укучылары – Айдар Мәннәнов һәм Диана Галиева дуэты педагог Альмира Ибраһимова (рәсемдә) җитәкчелегендә “Нәфис сүз” номинациясендә катнашты. Алар 10-12 яшьлекләр төркемендә I дәрәҗә Лауреатлар булды, шулай ук жюриның “Артистизм өчен” махсус призына лаек булды.

Конкурстан соң катнашучылар Казан шәһәренең мәдәнияте һәм тарихы белән танышу мөмкинлеге алды. Балалар Казан Кремленә, Татарстан Республикасының Милли музеена, Казан риваятьләре һәм әкиятләре музеена барды.

Конкурс-фестиваль кысалырында осталык дәресләре үткәрелде. Балалар Казаннан бүләкләр, дипломнар, матур фоторәсемнәр һәм уңай тәэссоратлар гына түгел, ә файдалы белемнәр дә алып кайтты.

Октябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә Шигърият һәм барлык сугышларда һәлак булганнар истәлеге көне кысаларында “Ак торналар бәйрәме” Республика шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Конкурсның оештыручысы булып Башкортстан мәдәният һәм сәнгать колледжы чыгыш ясады. Анда республиканың зур шәһәрләреннән һәм районнарыннан 470тән артык кеше катнашты.

Бу чарада безнең районнан Балалар иҗат йортының педагог Альмира Ибраһимова җитәкчелегендәге “Дебют” балалар театры” берләшмәсе укучылары Гәрәева Камилла, Мәннәнов Айдар һәм Галиева Диана катнашты. Конкурста катнашучыларның шигырьләрендә коточкыч, рәхимсез сугышларда улларын һәм кызларын югалткан һәр кешенең күңел ярасы, хәсрәте һәм хәтер темасы яңгырады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең балалар I һәм II дәрәҗә Лауреатлар булды.

Бу ике чарага кадәр Уфада “Юннат-2018” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы үтте. Шулай ук “Юннат ярминкәсе” булды, анда орлыклар сату һәм алмашу оештырылды, авыл хуҗалыгы продукциясе, бал, сувенирлар сатылды, товарлар рекламаланды һәм юннатлар тарафыннан традицион һәм экзотик рецептлар буенча әзерләнгән продукция һәм ризыклар тәмләп каралды. Ярминкәдә быел беренче тапкыр районның Балалар иҗат йорты педагоглары катнашты. “Мичурин – томатлар – 2018” республика конкурсының финалы күргәзмәнең үзенчәлекле номинациясе булды. Педагогларыбыз шушы конкурста катнашты да инде. “Иң тәмлесе” номинациясендә Л.Г.Хәкимова җиңүче булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләсе конкурсларда уңышлар телибез!

Эльвира ВӘЛИЕВА, Балалар иҗат йорты методисты. Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: