Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
12 декабрь 2018, 12:56

Бриллиант туйларын билгеләүчеләр

Авылларыбызда матур гаилә парлары байтак. Ә менә бриллиант туйларын – бергә гомер кичерүләренең 60 еллыгын билгеләүчеләр – санаулы гына! Югары Гөлем авылыннан Зөбәрҗәт һәм Риф Шәймәрдановлар шундыйларның берсе.

Алар 60 ел бергә гомер кичергән. Кулга кул тотынышып, бер-берсенә терәк-таяныч булып тормыш сынауларын лаеклы үткән. Бер-берсен тыңлый, юл куя белү нәтиҗәсендә гаилә пары бергә бәхетле гомер кичергән.

Юбилярларны күркәм вакыйга белән Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Кәримов котлады һәм Башкортстан Республикасы Башлыгыннан истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук юбилярларны, кунакларны һәм чарага килүчеләрне урындагы үзешчән артистлар үзенчәлекле чыгышлары белән тәбрикләде. Алар Рәшит Хөсәеновның “Изге ялган” пьесасын күрсәтте. Бигрәк тә Лүзия Идрисова, Зәлия Минебаева, Рәзилә Кунаккузина катнашуындагы рольләр аеруча тамашачылар күңеленә хуш килде. Кичә гадәттәгечә чәй табыны артында ихлас аралашу белән тәмамланды.

Лилия ӘБҮБӘКЕРОВА, Югары Гөлем авыл клубының мәдәни оештыручысы.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: