Стәрлебашта бәйрәм кәефе сизелә дә инде. Район үзәгенең төп мәйданында, “Стройград” сәүдә үзәге каршында стәрлебашлы Рәмзил Баһаветдинов тарафыннан бирелгән урман сылуы – чыршыкай игътибарны җәлеп итә. Аның тирәсендә җанлы эш бара. Төрле учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре, фантазия һәм осталыкларын күрсәтеп, боз шакмаклардан әкият персонажларын, Яңа 2019 ел символларын һәм, әлбәттә инде, Кыш Бабай белән Карсылу сыннарын ясый. Алар, гадәттәгечә, боз шәһәрчегенә кергәндә үк стәрлебашлыларны һәм кунакларны каршы алачак. Монда эш “кайный”. Берәүләр сыннар ясый, икенчеләр су ташый, өченчеләр... киңәш бирә. “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре барысын да боз белән тәэмин иткән, төп чыршыны урнаштырган, тирә-якка – ихата һәм чыршылар утыртып чыккан, шулай ук балаларга кечкенә таучык ясаган. Юл ремонт-төзелеш идарәсе эшчеләре – зур тау ясап куйган, электриклар төрле төстәге электр лампочкаларын – гирляндаларны суза, техника мәйданны кардан һәм боз кисәкләреннән тазарта. Кыскасы, мәйдан тиз арада әкияти төс алсын, ә Яңа ел күңелле үтсен өчен барысы да тырыша.
Рәйсә МУСИНА. Автор фотолары.