Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
4 декабрь 2018, 12:46

Музыкаль сәяхәткә чакырабыз

Хөрмәтле стәрлебашлылар! 3 декабрьдән 8енә кадәр М.Г.Мәхмүтов исемендәге район Туган якны өйрәнү музеенда “Дөнья халыкларының милли халык уен кораллары” күргәзмәсе һәм “Оркестр-кеше” тамаша-экскурсиясе үтә.

Экскурсия өйрәтү-танып белү, тәрбияви һәм мавыктыру төрдә оештырылган. Аның барышында 30дан артык музыка коралы, шулай ук мифлар һәм риваятьләр яңгырый. Керү билетлары бәясе 60 сумнан алып. Тамаша-экскурсия төркемләп килүне генә хуплый. Заявкалар кабул итү өчен телефон: 2-26-52. Килегез, кызыклы булачак!
Зөлхиҗә ӘСӘДУЛЛИНА, музей директоры.

Фото музей архивыннан.
Читайте нас: