Уфага квитанция күчермәләрен җибәргән 350дән артык кеше арасында 21 бәхетлесе үзләренең кыйммәтле призларын алды. Берничә телевизор, юлдаш телевидениесе комплекты һәм төрле модельле планшетлар үзләренең хуҗасын тапты. Җиңүчеләр арасында Стәрлебаш авылында яшәүче Мөдәрис Хөсәенов та бар (рәсемдә оныгы белән), ул “Стәрлебаш чишмәләре” һәм “Өмет” гәзитләренә язылган. Ул торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә 40 елдан артык машина йөртүче булып эшләп, хезмәт ветераны булып хаклы ялга киткән.
- Район гәзитен якынча 1970 елдан бирле алдырам. Аның һәр санын түземсезлек белән көтәм. Ниһаять шундый әйбәт приз отуыма ышанып та булмый.Оныгыма бүләк булыр, - ди ул.
Безнең редакциягә приз алырга Мөдәрис абый оныгы Юлиана белән килгән иде, ул Стәрлетамак шәһәреннән каникул чорында кунакка кайткан. Ул мәктәптә өлгәшкән уңышлары өчен картәтисеннән бүләк алды.
Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.