Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
23 ноябрь 2018, 14:52

Безнең ишегалдында - бәйрәм

Бүгенге көндә Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча 9 санлы йорт бик күркәмләнде. Өй алды территориясенә асфальт түшәлде, фатирлар шәхси газ белән җылытуга күчте, кер элү һәм чүп-чар контейнерлары мәйданнары төзекләндерелде, урам яктыртыла, иң мөһиме – балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Ул балалар бакчасындагы мәйданчыкны хәтерләтә. Төрле төскә буялган кечкенә ихата, эскәмияләр һәм уен зонасы, анда балалар баскетбол кәрзиненә туп ыргыта, баскыч буйлап үрмәли ала, аркан, боҗралар бар. Бер сүз белән әйткәндә, балалар уйнасын, күңел ачсын өчен барлык уңайлыклар да бар. Бар нәрсә сыйфатлы һәм хәвефсез итеп эшләнгән.

Ленин урамы буенча 98 санлы йорт янында да игътибарны җәлеп иткән тагын бер балалар мәйданчыгы бар.

Җомга көнне мәйданчыкларны ачу тантанасы үтте. 9 санлы йорт янындагысы аеруча кызыклы һәм күңелле булды. 14.00 сәгатьтә монда музыка уйный иде, өй алды территориясе төрле төстәге шарлар белән бизәлгән, монда якын-тирә өйләрдә яшәүчеләр һәм башлангыч мәктәп укучылары җыелды. Кызыл тасманы Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Эдуард Денисов, “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе директоры Марат Фәйзуллин һәм “Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина кисте. Үзләренең чыгышларында алар быел “Заманча шәһәр мохите формалаштыру” бердәмрусиялеләр проектын тормышка ашыру кысаларында район үзәгендә йортлар һәм Җиңү паркы территориясенең төзекләндерелүен билгеләде. Паркта тротуар булдыруның беренче этабы тәмамланган. Әлеге максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 2 млн.895 мең 100 сум бүленгән.

Чараны район үзәге мәктәпләре укучылары чыгышларының концерт номерлары бизәде, район Мәдәният йорты музыкаль яктан тәэмин итте.

Шулай ук җыелучылар янына әкият геройлары – робот-трансформер һәм Тэдди аюы килде, алар балаларның күңелен күтәрде, аларга флэш-моб үткәрде.

Мондый матурлыкны тудырган район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренә, “Бердәм Русия” партиясе һәм, әлбәттә инде, “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләренә (җитәкчесе М.Ф.Фәйзуллин), күп эш башкарган юл ремонт-төзелеш идарәсе хезмәткәрләренә, 9 санлы йортның башлыгы Владимир Галиевка ярдәмнәре, хакимиятнең һәм халыкның башлангычы, йорт территориясен төзекләндерү эшләре өчен бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

Рәсми өлеш барганда өлкәннәр чыгыш тыңлаганда, балалар спорт һәм уен корылмалары белән таныша башлаган иде инде. Тантана “Бердәм Русия” партиясеннән, “Болгар” балалар, үсмерләр һәм яшьләр клубыннан балаларга тәмлекәчләр тарату белән тәмамланды.

Бик изге эш башкарылды. 9 санлы йорт алдындагы мәйдан Октябрьнең 50 еллыгы урамын бизәп тора. Шундый ук мәйданчыклар балаларны һәм өлкәннәрне шатландырып, Стәрлебаш авылының башка йортлары янында да барлыкка килер, дип ышанасы килә. Иң мөһиме, аларны кадерләп сакласыннар һәм Җиңү паркындагы кебек җимермәсеннәр.
Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.
Читайте нас: