Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
20 ноябрь 2018, 16:44

Иске абзарлар сүтелде

Первомайский авылы урамнарындагы иске, аварга торган абзарлар – анда яшәүчеләрне дә, урындагы авыл хакимиятен дә күптәнге борчыган проблема.

- Кайчандыр алар ике катлы йортларда яшәүчеләр тарафыннан төзелгән һәм корылмаларның берсе дә документаль теркәлмәгән. Берникадәр вакыт аларда мал, кош-корт асралган. Ләкин бүгенге көндә бу корылмалар ташландык һәм авария хәлендә. Аларның тышкы күренеше авылны ямьсезләп тора, янгын хәвефсезлеге турында әйтәсе дә юк (монда ике тапкыр инде янгын чыккан), - дип сөйли авылның старостасы Наил Сәйфуллин.

Бу проблема гражданнар җыеннарында берничә тапкыр күтәрелеп, хуҗаларына иске абзарларны сүтәргә тәкъдим ителде. Әмма аларның күбесе күчеп киткән, кайберләре мәрхүм булган, өченчеләренең “куллары җитмәгән”. Бу корылмалар шулай тик торды. Чираттагы җыелышта авыл советы җитәкчелеге иске абзарларны сүтү эшләрен үзенә алу тәкъдиме белән чыгыш ясаган. Халык моның белән килешкән. Күптән түгел балалар бакчасы каршындагы абзарлар сүтелә башлаган. Без килгәндә “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре: Халит Байморатов КУНлы тракторда һәм Мөдәрис Латыйпов КамАзда эшләрен дәвам итә. Аларга авыл халкы: Айнур Туктаров, Фәнис Сиразов, Сергей Безгин, Әнвәр Ягъфәров , Филүс Гыйззәтуллин ярдәм итәләр. Төзелеш чүбен чүплеккә түгәләр.

Эш Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Рафаэль Искәндәров контроле астында алып барыла.

Алда байтак средстволар һәм вакыт таләп иткән зур эш тора. Әмма аны башкару зарур. Вакыт үтү белән бушаган участокта, бәлки, бакча яки зур булмаган парк барлыкка килер. Балалар бакчасына килгән сабыйлар көн саен аның яныннан үткәндә агачларга һәм купшы чәчәкләргә сокланыр.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.


Читайте нас: