Рузилә Карагыш авылының хөрмәтле кешеләре - Зөлфирә һәм Нурулла Фархшатовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе билгеле механизатор, әнисе дә колхозда эшли, күбрәк фермада. Бер сүз белән әйткәндә, гаилә пары тырышлыклары һәм барысын да җиренә җиткереп эшләүләре белән дан тота. Фархшатовларның биш баласы да яхшы сыйфатларны, холык үзенчәлекләрен әти-әнисеннән алган.
«Кем булырга?» дигән сорау тора кыз алдында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң.
- Туганым, медицинага бар - эшең дә булыр, хөрмәт тә итәрләр, - ди шул чакта медицина институтында укып йөргән апасы Минзәлә.
«Чынлап та, кешене дәвалаудан да шәфкатьлерәк һөнәр бармы икән?» - дип килешә ул аның сүзләре белән һәм медицина училищесының акушерлык бүлегенә укырга керә.
...Ахирәте белән Куганакбашка барган кыз авыл егете Равил Синәгулов белән таныша. Дуслашып йөри башлыйлар, соңыннан алар арасында мәхәббәт уты кабына. 87нче елның февралендә туй үткәрәләр. Барысы да яхшы була, эшкә урнашу мәсьәләсе дә уңай хәл ителә - шул вакытта авыл фельдшер-акушерлык пунктына акушер таләп ителә. Эшкә бер кыенлыкларсыз өйрәнә. Авыл халкы белән дә, хезмәттәше Минзәлә Галиева белән дә уртак тел таба. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, ярдәм итеп, иңгә-иң терәшеп озак еллар эшли.
Авыл җирендә, билгеле булуынча, төп эштән башка, өйдә хатын-кызны йорт мәшәкатьләре дә көтә. Рузилә Нурулла кызы һәрвакыт хәстәрлекле тормыш иптәше, әни, һәм каенанасы өчен яхшы килен дә була, бу һәркемнең дә кулыннан килми.
Медицина өлкәсендә аның гомум хезмәт стажы -35 ел. Шуларның 30ы - Куганакбашта. Шушы еллар дәвамында ул булачак әниләр, соңыннан яңа туган сабыйлар сәламәтлеге сагында тора.
- Елына 20 бала туган чаклар булды. Билгеле яшькә кадәр мин аларны өйләренә барып тикшерә идем, ә аена бер тапкыр аларга прививка ясатыр, тикшерер, үлчәр, картасын тутырыр өчен ФАПка китерәләр иде. Барысына да ничек өлгергәнмендер - белмим, - дип гаҗәпләнә ул. Билгеле булуынча, ак халатны элгечкә элеп, ишеккә йозак куеп кайтып киткәч тә медик эше тәмамланмый. Авырлы хатыннарны һәм чирләгән балаларны, һава торышының нинди булуына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында район үзәгенә илтергә ничә тапкыр туры килүен хәзер хәтерләп тә бетеп булмый.
Гаиләдә аның эшенә аңлау белән карыйлар. Синәгуловлар ике бала тәрбияләп үстерә. Уллары Рөстәм Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң, «Сургутнефтегаз» нефть компаниясендә өлкән механик булып эшли. Тормыш иптәше Алина белән кыз һәм ул үстерәләр. Кызлары Раушания Уфада яши һәм эшли.
Рузилә Нурулла кызы быел яз хаклы ялга чыккан. Хәзер аның үзе һәм гаиләсе өчен вакыты күп: балаларына ярдәм итә, оныкларын тәрбияләшә. Хуҗалык, бакча бик күп вакытны ала, авыл җирендә аларсыз яшәү мөмкин түгел! Шуңа карамастан, ял итеп, сәяхәт итәр өчен дә вакыт табалар. Тормыш иптәше белән Сочига барганнар, сентябрьдә оныклары Самираны 1 класска озатыр өчен улы һәм килененә кунакка барып кайтканнар. Шушы ягымлы ханым тирәли әллә күпме шатлыклы вакыйгалар булып тора. Ә алар киләчәктә күпме булачак әле! Чөнки тормышта, югалтулар һәм уңышсызлыкларга караганда бәхетле мизгелләр күбрәк бит. Ул, мәкалә героебыз фикере буенча – якын кешеләреңнең шат елмаюында, аларның ярдәмендә һәм сөюендә чагыла, ә иң мөһиме - өч дистә ел дәвамында кешеләргә яхшылык эшләү, тырышлыгың һәм осталыгың белән авылдашлар арасында хөрмәт һәм дан казану, алардан меңләгән «Рәхмәт» сүзләре ишетү!
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.