Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
6 ноябрь 2018, 16:38

Иң активларга һәм уңышлыларга - бүләк

Район гәзите редакциясендә аңа язылучылар арасында “Атна саен приз” уйнату дәвам итә. Җомга көнне үзләренең бәхетен сынарга янә халык җыелды.

Шәхсән катнашырга килүчеләр призлар саны кадәр үк унау иде. “Алай булгач, әйдәгез, килүчеләр арасында гына уйнатыйк”, - дип шаярттылар гәзиткә язылучылар. Җыелучылар чиратлап лототроннан квитанцияләрне тартып ала торды, ләкин катнашучылардан уңыш бары тик стәрлебашлы Биктимер Гафиятуллинга гына елмайды. Ул мондый приз уйнатуда беренче тапкыр гына җиңүче булмый. Бу чынлап та, уңыш эше. Приз тагын Азамат Хәкимовка (рәсемдә), Г.Хәбибуллинага (икесе дә район финанс идарәсеннән), үзәк район дәваханәсеннән актив язылучылар – И.Заһидуллина, Л.Сапожникова, Җ.Фәйрүзова, Елембәттән Б.Аллабердин, район үзәгеннән М.Гайнетдинова, З.Садыйкова һәм Г.Гыйләҗетдиновага чыкты.

***

Кадерле дуслар! Район гәзитенә язылу дәвам итә. Киләсе призлар уйнату 9 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә була. Анда катнашу өчен гәзиткә язылып, квитанцияне редакциягә китерегез яки җибәрегез, кем белә, бәлки Сез чираттагы призны отарсыз. Берьюлы райондагы барлык яңылакларны белеп торырсыз. Суперприз – ВЕЛОСИПЕД турында да хәтерегездән чыгармагыз. Гәзиткә язылырга ашыгыгыз һәм Яңа елда да безнең белән калыгыз!

Лиана ЯРМИЕВА.

Г.ГАФИЕВА фотосы.
Читайте нас: