Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
6 ноябрь 2018, 17:19

Чишмәләрнең язмышы – безнең кулларда!

Чишмәләрнең барысы да изге дигән фикер яши. Һәм, әлбәттә инде, аларны сакларга, хәстәрлек күрергә кирәк. Матур итеп төзекләндерелгән чишмә һәркайда ямь биреп тора. Чиста суның киләчәге тазартылган һәм каралган, саклап тотылган чишмәләрдә, ә чишмәләрнең язмышы – безнең кулларда!

Безнең район территориясендә чишмәләрне төзекләндерү эшләре актив алып барыла. 2018 елда районда алты чыганак төзекләндерелгән, шуларның бишесе – халыкның үзенең средстволарына. Бакый авыл биләмәсе территориясендә Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча бу көннәрдә Новониколаевка авылында чишмәне төзекләндерү эшләре бара. Аңа тотылган финанс средстволарының гомум күләме 350 мең сум тәшкил итә, шуларның 35 меңен халык җыйган, спонсор “Правда”агрофирмасы” җәмгыяте дә шулкадәр үк керткән, калган средстволарны дәүләт бүлгән. 2019 елга Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча Карагыш авыл биләмәсенең Бакча авылында чишмәне тергезү күздә тотыла. План төзелгән, эшләрнең бәясе 400 мең сум дип бәяләнә.

“Чишмәләрнең көче безгә яшәргә, тормышка шатланырга һәм шушы көчне башкалар белән бүлешергә ярдәм итә”, - диләр урындагы халык. Чишмәләр онытылмас һәм алар үлән, камыш арасында һәм кешеләр хәтерендә югалмас дип телисе килә.

Илнур КӘРИМОВ,

БР Экология министрлыгының Стәрлетамак территориаль идарәсе баш дәүләт белгеч-эксперты.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: