Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
2 ноябрь 2018, 14:51

Зират ихатасы яңартылды

Урындагы башлангычларга ярдәм программасы һәм халыкның активлыгы нәтиҗәсендә авыл биләмәләренең көнүзәк проблемалары уңышлы хәл ителә.

Яңгырчы авылының агачтан эшләнгән ихатасы череп, урыны белән җимерелгән иде. Бу хәл күпләрне борчыды, чөнки иректә йөргән малларның барып керү ихтималы зур. Шуңа да гражданнар җыенында яңгырчылыларның күбесе урындагы зират ихатасын яңарту (берьюлы аны киңәйтү) өчен тавыш бирде, шулай ук 1000 сум акча тапшыру тәкъдимен хуплады.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен авыл халкыннан 175500 сумлык ирекле взнос җыелды. Спонсорлар 137500 сум бирде. Җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” һәм “Урал” агрофирмасы” җәмгыятьләре җитәкчеләре Илдар Гаскәров һәм Радик Кәримов зур гына сумма (50000әр сум) бүлделәр. Илнур Тәмербәков, Флүр Ширгазин, Илдус Батталов 10000әр сум кертте. Шулай ук хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә яшәгән шушы авылдан чыккан кешеләр матди ярдәм күрсәтте. Ярдәм күрсәткән Ирек Арслановны аеруча билгелисем килә. Проектның смета бәясе 1 млн. 318 мең сум тәшкил итте. Акчаның зур өлеше (70%) республика бюджетыннан алынды.

Ихатаны алыштыру эшләре 6 октябрьдә башланган. Җаваплылыгы чикләнгән “Тройка Групп” җәмгыяте (Туймазы шәһәре) егетләре тимер баганалар утыртты һәм профильләрне суздылар, сетка-рабица тарттырдылар (өстәге рәсемдә). Авыл халкы да зират территориясен тазарту буенча өмәгә чыкты (астагы рәсемдә). Алар карт агачларны кисте, чүп-чарны җыештырды.

Уңайдан файдаланып, шушы изге эшкә үз өлешләрен керткәннәрнең, активлык һәм инициатива күрсәткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәсем килә.

Фәнүр КӘРИМОВ, Яңгырчы авыл биләмәсе башлыгы.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: