Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
30 октябрь 2018, 12:47

Иң зур бүләк – балаларның рәхмәте

Быел көз Первомайский авылының “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яңартылган балалар бакчасына килде. Әлбәттә, ул моңа кадәр дә районда иң якты, иркен һәм уңайлылардан санала иде, ләкин идән түшәмәсе, төгәлрәге балалар бакчасы ачылганнан – 1984 елдан бирле яңартылмаган линолеум зур проблема тудыра иде.

Шушы еллар эчендә ул бик нык искергән һәм алыштыруны таләп иткән.

-Бәлки, бу кемгәдер көнкүреш мәсьәләсе булып тоелыр, әмма бу кадәр линолеумны сатып алыр һәм җәяр өчен байтак сумма таләп ителде. Үткән җәйдә мин хат белән Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Ющенкога мөрәҗәгать иттем. Ул безнең үтенечне игътибарсыз калдырмады. Нәтиҗәне үзегез күрәсез – хәзер безнең балалар бакчасында утка каршы катламлы яңа линолеум. Бу, беренче чиратта, балаларның хәвефсезлеге өчен һәм әлбәттә инде, хәзер төркем бүлмәләрендә күпкә матуррак, яктырак, - дип бүлеште шатлыкларын балалар бакчасы мөдире Фирүзә Корбангулова. Җомга көнне Александр Андреевич подрядчыларның эшенә бәя бирү һәм тәрбияләнүчеләр белән танышу өчен Первомайский авылына үзе килгән.

- Сезнең бакчагыз бик иркен һәм якты, зур шәһәрләрдә балаларга бакчага йөрү өчен чират көтәргә туры килә. Бу яктан сез бәхетле, - дип билгеләде А.Ющенко мәктәпкәчә учреждение буйлап йөргәндә. Район мәгариф бүлеге начальнигы Минәхмәт Кәримов депутатка ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Балалар рәхмәт йөзеннән концерт күрсәтте – җырлады, биеде, соңыннан депутат белән истәлеккә фотога төште.

90 урынга исәпләнгән балалар бакчасына әлеге вакытта 51 тәрбияләнүче йөри. Күрше Мәкъсет авылында балалар бакчасы ачылганлыктан, монда балалар саны кимегән. Ачык күңелле, ярдәмчел тәрбиячеләр һәм аларның ярдәмчеләре һәр сабыйны шатланып каршы ала. Монда балалар ел әйләнәсе йөри. Матур, рәхәт, җылы, иркен – ул балаларга да, ата-аналарга да, коллективка да ошый.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: