Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
30 октябрь 2018, 12:53

Безнең тәүге җиңүчеләр

“Стәрлебаш чишмәләре” район гәзитенә язылучылар арасында җомга көнне беренче призлар уйнату булды. Язылу квитанциясенең күчермәсен редакциягә китергән һәркемнең истәлекле бүләк алу ихтималы булды. Әмма, бу көнне катнашучыларның берсенә дә уңыш елмаймады.

Призлар барлыгы унау иде. Беренче булып уңыш Мәкъсет авылыннан үзәк район дәваханәсендә эшләүче Ләйсән Мәүлетбердинага (рәсемдә) елмайды. Шулай ук приз отучылар арасында – Пенсия фонды идарәсе хезмәткәре Азат Хәсәнов, Стәрлебаштан үзәк район дәваханәсендә эшләүче Азалия Ладик һәм Эльза Әдикәева, Гайнетдин Кидрәчев (Елембәт), Фирүзә Исәнгужина (Сарайса), Гөлшат Шәрипова, Земфира Гибадуллина, Люция Дәүләтьярова (барысы да Стәрлебаштан).

Наумовка авылында яшәүче Винер Кинҗәбулатов өчен приз икеләтә сюрприз булды. Җиңгәсе аны туган көненә район гәзитенә яздырган, бу турыда Винер белмәгән дә әле. Бәхеткә, аның квитанциясе призерлар арасына кергән.

Уенда катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Хәтерегезгә төшерәбез, район гәзитенә язылган һәркем квитанция күчермәсен редакциягә җибәреп, призер була ала.

***

Кадерле дуслар! Район гәзитенә язылу дәвам итә. Суперприз – ВЕЛОСИПЕД турында да хәтерегезгә төшерәбез. Язылырга ашыгыгыз һәм 2019 елда да безнең белән калыгыз!

Киләсе приз уйнату 2 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә үткәрелә. Теләүчеләрнең барысын да призлар алуда катнашырга чакырабыз.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Л.ЯРМИЕВА фотосы.

Читайте нас: