Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
9 октябрь 2018, 16:49

Йортларны төзекләндерү эшләре дәвам итә

Йортларны төзекләндерү, аларда уңайлы мохит тудыру район үзәгенең муниципаль ике катлы йортларында яшәүчеләр өчен иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. “Заманча шәһәр мохите формалаштыру” бердәмрусиялеләрнең партия проекты нәтиҗәсендә быел җәй бу мәсьәләдә “боз урыныннан кузгалды”. Стәрлебашта өч йорт алды яңартылды.

Быелның июнь уртасында Октябрьнең 50 еллыгы урамының 9 санлы, Ленин урамының 96 һәм 98 санлы йортлары яннарында иске бордюрлар алынып, яңалары куелды, кер киптерү өчен мәйданнарга, йорт алды территориясенә асфальт түшәүгә әзерлек эшләре башланды, яктырту өчен баганалар куелды. Аннары берникадәр вакытка эшләр тукталып торды. “Алдадылар, вәгъдә иттеләр дә, эшләмәделәр”, - дип борчылды йортларда яшәгән халык. Ә менә октябрь башында барлык өч йорт тирәсендә асфаль түшәү техникасы йөри башлады. Урындагы юл ремонт-төзелеш идарәсенең юлчы-төзүчеләр бригадасы ике көндә йортлар алдына, автомобильләр туктау урыннарына асфальт түшәде. Йорт аллары яңарып, күркәмләнеп китте. Хәзер көзге пычракларда да чиста юллардан йөрергә һәм өйгә пычрак ташымаска мөмкин. Эшләр моның белән генә тәмамланмады әле. Эскәмияләр, чүп савытлары, атынчыклар урнаштырасы, яктылык үткәрәсе, кер киптерү өчен территорияне җиренә җиткерәсе бар.

Шартларга ярашлы, йортларны төзекләндерүгә анда яшәүчеләр үзләре дә өлеш кертергә: өмәләрдә катнашырга, территорияне яшелләндерергә, анда тәртип сакларга тиеш. Аларның әйтүенчә, йорт алларын күркәмләткән һәм матурлаган башкарылган эшләрне күреп, алар үзләре дә моңарда шатланып катнашачак.

***

2017 елда әлеге проектта 21 шәһәр һәм ике поселок, 2018 елда – республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары катнашкан. Үткән елда аңа 1 млрд. 32 млн. сум бүленгән, 416 йорт һәм 37 җәмәгать территориясе ремонтланган. Быел 1 млрд. 67 млн. сум бүленгән, 409 йорт һәм 123 җәмәгать территориясе ремонтланачак. Проект 2022 елга кадәр исәпләнгән. Шушы вакыт эчендә ил буенча аңа 20 млрд. сум тоту каралган, шуларның 5 млрд. – безнең республикада.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Р.МУСИНА фотосы.

Читайте нас: