Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
28 сентябрь 2018, 16:25

Ә безнең фатирда - газ!

Бу көннәрдә район үзәгенең күпфатирлы йортларында яшәүчеләрдә бер-бер артлы күптән көтелгән шатлыклы вакыйга. Быел “2015-2021 елларга һәр фатирны җылытуга күчү” республика программасы буенча күпфатирлы йортлар үзәкләштерелгән җылытудан аерым җылытуга күчә.

Бюджет средстволарына һәм халыкның үз акчасына сатып алынган заманча газ казаннары һәм исәп приборларын шушы көннәрдә эшләтә башладылар. Район газ хезмәте бригадасы һәм белгечләре газүткәргечтә басымны тикшергәннән соң зәңгәр ягулыкны фатирларга бирәләр. Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 5 санлы йортның сигезенче фатирында яшәүче Ярмөхәммәтовлар мондый шатлыкны беренчеләрдән булып кичергән. Монда сугыш ветераны Гатият Фаткулла улы яши. 94 яшьлек аксакал тумышы белән Баем авылыннан. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Ул 2010 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыга бирелгән торак сертификаты буенча район үзәгендә фатир алган. Өч бүлмәле фатирда улы Мидхәт һәм килене Зәйнәб (рәсемдә)белән яши.

- Безнең фатир һәрвакыт җылы, кышын да зарланырлык түгел. Әмма коммуналь хезмәтләр, аеруча җылылык өчен ай саен, шул исәптән җәен дә зур гына сумма түләргә туры килә иде. Индивидуаль җылытуны үткәргәндә мәшәкатьләр күп булды, әлбәттә, аның каравы хәзер фатирда температураны үзебез көйли алачакбыз. Без бик канәгать һәм бу эштә катнашканнарның барысына да рәхмәтлебез! – дип җылы сүзләр әйтте хуҗалар.

- Бу көнне өч айдан артык көттек. Вакытлыча уңайсызлыклар артта калды. Җылы да, уңайлы да булыр дип ышанабыз, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты шушы йортта яшәүчеләрнең берсе, хезмәт ветераны Роза Сәйфетдинова.

Яңа казаннарны һәм плитәләрне эшләтеп җибәрүдә районның комплекслы газ хезмәте начальнигы Юнир Рысаев һәм районның баш архитекторы Нәзиф Әминев шәхсән катнаштылар. Нәзиф Нурулла улы әйтүенчә, индивидуаль җылытуга безнең районга республика бюджетыннан 48 млн. 339 мең сумга якын акча бүленгән, район бюджетыннан софинанслау 2 млн. 715 мең сум тәшкил иткән һәм сумманың бер өлеше халыктан җыелган.

Йортта яшәүче башка кешеләрнең сүзләре буенча газ кертү һәм башка шуңа бәйле эшләргә, урындагы бюджетның зур гына ярдәменә карамастан, аларга байтак үз средстволарын чыгарырга туры килгән. Чөнки күпләр, мәсәлән, иске агач тәрәзәләрен пластикка алыштырган. Ә хәзер, эшләр тәмамланганнан соң, барлык фатирларда ремонт таләп ителә. Ләкин вакыт үтү белән алар үз өйләрендәге җылылыкны һәм уңайлыкны тулысынча бәяли алыр дип уйлыйбыз.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: