Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
26 сентябрь 2018, 14:32

Гран-при безнең Зөфәрдә

Шушы көннәрдә Стәрлетамак районында «Каһым түрә кунакка чакыра» дип аталган башкорт халык тарихи җырларын башкаручыларның II Төбәк фестивале үтте. Анда Салават, Ишембай, Мәләвез, Стәрлетамак шәһәрләре, шулай ук Әлшәй, Белорет, Зианчура, Ишембай, Күгәрчен, Мәләвез, Мишкә, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Федоровка һәм Чишмә районнары данын яклаучы 60тан артык кеше катнашты. Бу вокал һәм фольклор юнәлешендәге үзешчән халык иҗаты коллективлары, гаилә династияләре һәм декоратив-гамәли сәнгате осталары, студентлар һәм республиканың һөнәри башкаручылары. Беренче тапкыр бу фестиваль 2016 елда үтте.

Иҗади коллективлар һәм ялгыз башкаручыларның сәнгате «Башкорт халык тарихи җыры» һәм «Декоратив-гамәли сәнгате» номинацияләрендә бәяләнде. Катнашучыларны Күмертау шәһәре РЦНТ филиалы директоры Әлфия Грязнова җитәкчелегендә компетентлы жюри бәяләде. Жюри составына шулай ук композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев; БР атказанган артисты Нәсимә Тимерова, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Зарипова һәм башкалар керде.

Безнең районны фестивальдә Карагыш авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөфәр Атангулов (рәсемдә) һәм Сарайса авылыннан Зөлфия Бирдегулова күрсәтте. Зөфәр башкаруында «Сибай» һәм «Абдрахман» халык җырлары жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде, алар бертавыштан Гран-прины аңа тапшырды. Зөлфия I дәрәҗә дипломанты булды.

Призерларны ихлас күңелдән җиңүләре белән котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

М.ГОБӘЙДУЛЛИНА.

Читайте нас: