Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
21 сентябрь 2018, 12:07

Яңа ихата куйдылар

Авыл биләмәләре башлыкларының эше санап беткесез. Чөнки су белән тәэмин итүгә, юлларга, мәдәният, мәгариф объектларына кагылышлы проблемалары, хәстәрлекләре җитәрлек. Зиратларны карап тоту да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Яз җитү белән барлык авыл биләмәләрендә дә территорияләрне чистарту, ихаталарны алыштыру һ.б. буенча өмәләр үткәрелә. Анда авыл биләмәләре башлыклары үзләре дә актив катнаша. Күптән түгел Үч-Әсән авылы зиратында гадәти булмаган өмә үтте. Бу көнне эш киемнәре киеп, берничә авыл биләмәсе башлыгы Салават Сәфәргалиев җитәкчелегендә авыл зиратын ихаталау буенча зур эш башкарды. Моның өчен барлык материаллар Бузат авыл советы тарафыннан бүленде. Команда бердәм һәм актив эшләде. Хәзер зур гына участокта яңа ихата тора. Әйткәндәй, башланган эш – беткән эш. Тиздән әлеге эш авыл халкы катнашлыгында дәвам итәчәк.

Авылда яшәүчеләр исеменнән аларга зур рәхмәт белдерәм һәм сәламәтлек телим.

Рафаил Минегулов, Үч-Әсән авылы старостасы.

Фото Ф.Кәримов тарафыннан бирелде.

Читайте нас: