Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
21 сентябрь 2018, 13:38

Авылларның янгын хәвефсезлеге ныгытылды

2014 ел ахырында старт алган урындагы башлангычларга ярдәм программасы уңышлы эшләвен дәвам итә. Бу вакыт эчендә районда күп кенә проблемалар хәл ителде, аларның һәрберсе турында диярлек без гәзит битләрендә яза килдек. Бүген тагын бер яңалык белән бүлешергә ашыгабыз.

Бүгенге көнгә кадәр Бузат авыл биләмәсендә янгын сүндерү машинасы булмау иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып исәпләнә иде.

- Безнең авыллар район үзәгеннән еракта урнашкан. Янгын чыкканда безгә кадәр район үзәгеннән янгын сүндерү бригадасы 50 минутта, ут таралып өлгергәч кенә килеп җитә, - дип сөйли авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Салават Сәфәргалиев. - Кызганычка каршы, мондый очраклар аз булмады. Күпләре мондый хәлне шәхсән үз башыннан кичерде.

«Беренче урында - янгын хәвефсезлеге», - диде күпчелек авыл халкы гомум җыелышта. Монда тәү чиратта хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр тикшерелде.

Шушы көннәрдә Программа кысаларында, Бузат авыл советы су өчен 4 тонна сыйдырышлы мобиль янгын сүндерү комплексы сатып алды (рәсемдә). Комплекс янгын җиңсәсе, көпшә, переходник белән җиһазландырылган, мотопомпа ярдәмендә эшли.

- 675 мең сумлык әлеге агрегатны сатып алу өчен халыктан 68,5 мең сум җыелды, шулкадәр үк сумманы спонсор - җаваплылыгы чикләнгән «ТУЛПАР»җәмгыяте директоры Хәмит Галиев бүлде, 70 мең урындагы бюджет средствосыннан алынды, калган өлешен республика бүлде, - дип сөйли Салават Рәшит улы.

Комплекс муниципалитетның МТЗ-82 тракторына тагылган һәм Рәлиф Нургалиевка ышанып тапшырылган. Ул тиздән кирәкле укулар үтәчәк. Авылда ирекле янгын сүндерү дружинасы бар, ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында янгын сүндерүгә әзер. Мобиль янгын сүндерү комплексын шулай ук Айдарәле һәм Яшерган авыл биләмәләре дә алган.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.


Читайте нас: