Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
17 сентябрь 2018, 12:19

“Бәрдәшле буе” – очрашулар һәм ял итү өчен әйбәт урын

Эш эш инде, ләкин кайвакыт күңел ял да таләп итә. Моның өчен иң әйбәт урын – табигать, анда күңелле компаниядә утырып, табигать хозурлыгына сокланырга була. Быел җәй, Әмир авылында туып-үскән, әлеге вакытта Стәрлебашта яшәүче эшкуар Рөстәм Хәйретдинов тырышлыгы белән мондый урыннар тагын берәүгә артты. Аның башлангычы белән Әмир авылы янында халык телендә “Бәрдәшле буе” дип аталган гүзәл һәм ямьле табигать почмагы булдырылды.

- Без монда туганнар белән еш җыелышабыз. Янәшәдә урман, елга, авылдан ерак түгел - шунысы белән бик уңайлы. Җәй көне ике нәсел – Хәйретдиновлар һәм Хисмәтуллиннарның шәҗәрә бәйрәмен үткәрергә карар итүдән башланды. Кунакларның күп кайтуы көтелә иде һәм шул ук вакытта уңайлы да матур да урынны каян табарга дигән сорау туды. Һәм өйрәнелгән, күңелгә ятыш урынны төзекләндерергә карар иттем, - дип сөйли Рөстәм Рәфкать улы.

Уйланган эш - эшләнгән эш. Нәтиҗәдә, гадәти аклан матур ял урынына әверелгән: агач өстәлләр һәм эскәмияләр эшләнгән, ул профнастил белән капланган. Мангал урнаштырылган һәм учак ягу урыны тулысынча бетонланган, ягъни янгын хәвефсезлеге чаралары күрелгән. Гомумән алганда ял итү кешеләр өчен күңелле генә түгел, шулай ук табигатьтә хәвефсез булсын өчен дә барысы да эшләнгән.

Р.Хәйретдинов әйтүенчә, әлеге эшләр Хәлекәй авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ф.Ә.Баһаветдинов, урындагы хуҗалык җитәкчесе И.Г.Халитов һәм авылдашлар Иршат Гомәров, Рәфис Шиһабетдинов, Фәнсит Халитов, Малик Фаткуллин, Әмир Мостафаев катнашлыгында башкарылган.

Әйткәндәй, быел җәй шәҗәрә бәйрәме, классташлар очрашуы, туган көннәр һәм башка күп төрле гаилә бәйрәмнәре үткәрелгән.

- Иң мөһиме, ял итәргә килүчеләр үзләре артыннан чүп-чар калдырмасын, күңел биреп эшләгән әйберләрне сындырмасын, ватмасын иде, - дип ял итүчеләрнең аңлап якын килүләренә ышана Рөстәм Рәфкать улы.

Чынлап та, табигатьтә үзеңне дөрес тотарга өйрәнергә вакыт. Чүп-чарны урманда калдырмыйча, капчыкларга тутырып, үзең белән алып китү авыр эш түгел бит.

Ә энтузиастның киләчәктә баскычлы сукмак салу, елга аша басма сузу һәм тагын берникадәр эше планлаштырылган. Әлеге ниятләре киләчәктә тормышка ашар һәм табигать почмагы тагы да ямьләнер дип уйлыйм.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. М. ГАНИЕВ фотосы.


Читайте нас: