Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
7 сентябрь 2018, 16:38

Бергәләп эшләгәндә ...

Безнең Бакча авылы зиратына кергәндә башка күпчелек мөселман зиратларындагы кебек үк, шундый сүзләр бар: “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”. Авыл халкы бу сүзләргә тугры кала һәм шуңа күрә якыннарының каберлекләрен һәрвакыт тәртиптә тотарга тырыша. Ә быел ул тагы да төзекләндерелде.

Авыл халкы тырышлыгы белән ихата, капка һәм кирәк-ярак саклау өчен зур булмаган каралты яңартылды. Вафат булучылар истәлегенә һәм хөрмәтенә әлеге җаваплы эшләрне авылдашыбыз Алик Мөхәммәтшин башкарды. Аңа бу төзекләндерү эшендә уллары Нәфис һәм Фәнис ярдәм итте. Бер сүз белән әйткәндә, агачы нинди, җимешләре дә шундый. Аликның әтисе Тәлгать абый гомер буе колхозда балта остасы булып эшләде. Бу һөнәргә ул улын да өйрәткән. Авыл халкы канәгать калды: “Безнең Алик тотынса, хыянәтсез эшли, ул бит коеп куйган балта остасы бит”, диләр. Аллаһының рәхмәтләре яусын үзенә.

Яңа ихатаны авыл халкы өч көн буяды. Беркем дә читтә калмаган, афәрин! Хәтта башка авыллардан да ярдәмләшергә килгәннәр, әлеге изге эшкә һәркем үз өлешен керткән.

Иң актив эшләгәннәрне билгеләп үтәсем килә: Резеда Мөхәммәтшина, Марсель Мифтахов, Дәминовлар гаиләсе һ.б. Ул чорда эссе һава торышы булуга карамастан, һәммәсе бу саваплы эшне бик теләп башкарды.

Зират олы юл буенда тора һәм үтеп баручы машина йөртүчеләр тизлекләрен әкеренәйтеп,кычкыртып үттеләр, бу аларның изге эш башкаруларына рәхмәт әйтү һәм хуплау билгесе иде.

Башкарылган эшләрдән соң зират чиста һәм күркәм булып калган – ихаталары чагу, матур бизәкләр эшләнгән.

Бакча авылында яшәүчеләр исеменнән Карагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Роберт Туктаровка эшне оештырганы өчен зур рәхмәт белдерәм.

Лалә ШИҺАПОВА, Карагыш авыл биләмәсе депутаты.

Рәсемдә: өмәдә катнашучылар.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: