Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
7 сентябрь 2018, 14:42

Бүләккә – китаплар

Карагыш авыл модель китапханәсе шушы авылда туып-үскән, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яшәүче, бар гомерен медицинага багышлаган Минзәлә Фархшатовадан (рәсемдә) бүләк алды. Аның тарафыннан 60 данәдән артыграк төрле жанрдагы: рус, чит ил әдәбияты, татар язучылары әсәрләре, “Казан утлары” журналлары бирелде, алар китапханә фондын сизелерлек баетты.

- Китаплардан башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм. Күптәннән һәм бик күп укыйм. Бер генә бит укымасам да, көнемне бушка узган дип саныйм. Кайда гына барсам да, китап сатып алмыйча кайтмыйм. Узган елда Иранда булдым, барыннан да ныграк мине һәр адым саен урнашкан китап кибетләре гаҗәпләндерде. Бездә китап укучы кешеләр азая баруы, китапларның бәясе артуы кызганыч. Шуңа күрә, китапны китапханәдән алып уку иң әйбәт вариант дип исәплим. Өйдәге китапларны 30 ел тирәсе җыям. Күптән түгел китапларымның бер өлешен китапханәгә бүләк итәргә уйладым, алар китап киштәсендә урын алып кына тормас, мотлак үз укучысын табар, дип ышанам, - ди ул.

Бүләк ителгән китаплар арасында – Фенимор Купер һәм Артур Конан Дойл маҗаралы әдәбиятларының тулы җыентыклары, “Яңа татар пьесасы” күп томлыгы, “Татар халык иҗаты” өч томлыгы һәм башкалар.

Минзәлә Нурулла кызы әйтүенчә, татар язучылары иҗаты аның күңеленә хуш килә.

Зөлфәт Хәким, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин әсәрләрен укырга яратам. Август аенда миңа Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә катнашу бәхете тиде. Чара шагыйрьнең туган ягы Илеш районы Шәммәт авылында үтте. Аннан искиткеч тәэссоратлар һәм Роберт Мөгаллим улының автографы булган китап белән кайттым.

Шулай итеп, Минзәлә Фархшатованың өй китапханәсе тулылануын дәвам итә. Аның әйтүенчә, якын киләчәктә Карагыш китапханәсенә тагын берничә дистә китап бүләк итәргә ниятли.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Читайте нас: