Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
5 сентябрь 2018, 11:57

Бурычларны лаеклы үтәделәр

Быел безнең илдә киң күләмле вакыйга булды. Русия футбол буенча FIFA-2018 дөнья чемпионаты үткәрде. Аны үткәрүдә полиция хезмәткәрләре мөһим роль уйнады, алар бу чорда җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать хәвефсезлеген саклауны тәэмин итте.

Июльдә район эчке эшләр бүлегенең полиция җыелма отряды оештыручы-шәһәр Самарадан командировкадан кайтты. Ике ай дәвамында безнең полицейскийлар: полициянең участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе бүлегенең полициянең өлкән уполномоченные, лейтенант Илдус Йосыпов, инспектор-кинолог, өлкән лейтенант Рөстәм Галиев, оператив дежур бүлеге ярдәмчеләре, өлкән сержантлар Эльмир Акчурин һәм Рөстәм Баһаветдинов, шиклеләргә һәм гаепләнүчеләргә сак һәм конвоирлау төркеме полицейские, лейтенант Виктория Фролова дисциплиналылык, ныклык һәм югары һөнәри сыйфатлар күрсәтеп, җәмәгать тәртибен саклау һәм гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча бурычларны җаваплы башкарганнар. Моның өчен аларның әти-әниләре адресына Эчке эшләр министрлыгының БР буенча полициянең җыелма отряды командиры, полковник Р.А.Ахкямовтан Рәхмәт хатлары килгән. Менә алардан юллар: “Горурланып хәбәр итәбез, Сезнең улыгыз (кызыгыз) үзләренең хезмәт бурычларын һәм йөкләтелгән бурычларны җаваплы һәм намуслы, кыю һәм лаеклы башкарды. Шундый хезмәткәрләр тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең илебез законнарның үтәлешен тәэмин итәргә сәләтле бердәм дәүләт буларак яшәячәк”.

Гомумән футбол тарафдарлары турында хәзер риваятьләр йөри. Янәсе, алар агрессив хулиганнар. Ләкин Русиянең дөнья чемпионаты бу уйдырманы юкка чыгарды: төрле илләрдән килгән фанатлар шау-шулы булса да үзләрен тыныч тоткан, моңарда полициянең һөнәри эше нәтиҗәсе дә.

Полицейскийларның яшәүләрен каршы алган як тәэмин иткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, шартлардан алар бик канәгать калган. Самара дәүләт хәбәрләр юллары университеты тулай торагында яшәгәннәр. Полицейскийлар үкенгән бердәнбер нәрсә – футбол карый алмаулары. Дөнья чемпионаты булганда да хезмәт беренче урында шул.

Стәрлебашка кайтканнан соң полиция хезмәткәрләре үзләренең бурычларын үтәргә керешкән. Ә футбол буенча Русия дөнья чемпионаты матчларын алар язмалардан караган.

Лиана ЯРМИЕВА.

Читайте нас: