Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
4 сентябрь 2018, 14:27

Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне!Белик, дуслар, чишмә кадерен!

Тәтербаш авылындагы дүрт чишмәдән монысы халык арасында “Изге чишмә” дип йөртелә. Аның суы зәмһәрир суыкларда да туңмый, ә Крещение бәйрәмендә монда халык аеруча күп була. Килгән һәркем изге суны савытларга тутыра һәм коена...

Чишмә авыл янында, бик матур урында. Тирә-ягында куаклар, ике торбадан агып чыккан су, буып куйгач, кечкенә генә сулык хасил итә...Ләкин чишмәне төзекләндерү таләп ителә иде. Җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гаскәров моңарда башлангыч күрсәтеп, проектны финанслады, профнастил һәм башка кирәкле материаллар белән тәэмин итте. Төзелеш материалларын урындагы фермер Анатолий Спиридонов та китерде. Ә тәтербашлылар Владимир Корнилов, Андрей Спиридонов, Родион Никифоров һәм Павел Андреев аларның идеясен тормышка ашырды (өстәге рәсемдә).

Без килгәндә монда эш кайный иде. Эшчеләр түбәнең такталарын кагып бетергәннәр, ул чишмәне чүп-чар төшүдән саклаячак.

- Эшләр тәмамлангач мотлак килегез. Ничек килеп чыкканын күрерсез, - дип чакырдылар безне.

Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Әгъзам Идрисов әйтүенчә, алдан зур эшләр башкарылган. Чишмә чыккан урын ләмнән һәм чүп-чардан тазартылган, артык үрчегән куакларны кискәннәр. Чүп түгү өчен машинаны Илдар Гаскәров биргән.

... Без үзебездән соң яшь буынга нәрсә калдырабыз? Бу турыда һәркем уйлансын иде. Әллә нинди зур проблемаларны хәл итү мотлак түгел. Һәркайсыбыз бер генә чишмәне тазартса яки төзекләндерсә, тормышыбыз тагы да күркәмләнер, табигатебез чистарыр иде. Өченче су чыганагын тазартучы һәм төзекләндерүче тәтербашлылар бу эшне башлаган.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотолары.
Читайте нас: