Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
31 август 2018, 11:51

Шигъри күңелле галим

Рәфис Минегали улы Зыязетдинов – тарих фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры. Ул җөмһүриятебезнең әйдәп баручы тарихчы галимнәренең берсе генә түгел, ә үзен җыр сәнгате өлкәсендә иҗат итүче җыр шагыйре итеп тә танытты. Моның ачык дәлиле – күптән түгел бастырылып чыккан “Күңелем очкыннары” дип аталган китап.

Рәфис Зыязетдиновның “Җыр агымы” дип аталган беренче шигыре мәктәп елларында ук район гәзитендә басылса да, аның актив әдәби эшчәнлеге үткән гасырның 90нчы елларыннан башлана.

Аның иҗатында мәгърифәт һәм мәдәният традицияләренә бай газиз туган ягына һәм туган авылына, аның кешеләре белән табигатенә кайнар сөю, олы ихтирам ята. Шул ук вакытта авылларның киләчәге шагыйрь күңелен борчый. Аның уй-кичерешләре “Кичерегез безне, авылкайлар” җырында ачык чагыла.

Җыентыкта әниләр темасы аерым урын алып тора. Әниләргә багышланган өч җыр, бер-берсен кабатламыйча, аларга мәдхия булып яңгырый. Аларның җисемен исемнәре үк әйтеп тора: “Әниле гомер бәхетле”, “Зурлыйк без әниләрне” (Фәнир Галимов көйләре), “Әни җылысы”.

Китапта тагын бер җыр ассызыклап әйтүгә лаеклы. Ул – “Нефтьчеләр җыры”. Җөмһүриятебез нефть чыгару һәм аны эшкәртүдә данга күмелсә дә, моңа кадәр аларга лаек җыр юк иде. Моның сере шунда: автор, нефть чыгару сәнәгате тарихын тирәнтен фәнни өйрәнеп, докторлык диссертациясе язып яклады. Ул нефтьчеләргә булган ихтирамын шушы җыры аша белдерә.

Китапның икенче бүлеге “Сөю тулы минем йөрәк” дип атала. Монда авторның тормыш иптәшенә, туганнарына булган мәхәббәте, ихтирамы чагыла.

Рәфис Зыязетдинов үзенең җырлары белән татар-башкорт эстрадасын баетуга үз өлешен кертә, шуңа күрә дә ул ихлас горурлану хисләре уята. Укучылар игътибарына берничә шигырен тәкъдим итәбез.

Әни җылысы

Бозлар эретерлек җылы бирде

Әниемнең кояш-йөрәге.

Гомер буе горурланып яшим,

Булганга мин аның терәге.

Кушымта:

Әнекәем, сиңа рәхмәтлемен

Назларыңда изрәп үскәнгә.

Җылы бөркеп, нурлы йөзең белән

Төшләремә кайчак кергәнгә.

Әни җылысы гомерлеккә икән

Күңелебез тоташ булганга.

Тормыш челләсендә өшемәдем

Әни җылысына чумганга.

Хисле йөрәк бирдең миңа, әнкәй,

Күңелемдә – чәчкә бураны.

Шифалана җаным, кабатласам,

Син өйрәткән изге доганы.

***

Үрмәле гөлләр

Үрмәле гөлләр утырттың

Тәрәз каршыларыма.

Үзең еракларга киттең,

Салып сагышларыңа.

Зәңгәрлеге чәчкәләрнең

Соклангыч күзләреңдәй.

Йөрәгемә чорналасың

Үрмәле гөлләреңдәй.

Тәрәз алларын тутырып,

Гөлләр мине күзлиләр.

Әйтерсең лә мине сиңа

Көннәр буе димлиләр.

Зәңгәр күзле үрмәле гөл

Үрмәли тәрәзәмә.

Утлар салдың йөрәгемә,

Кайт инде, газаплама.

Рәфис ЗЫЯЗЕТДИНОВ.

Читайте нас: