Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
31 август 2018, 11:54

Авылга һәйкәл

Верхние Карамалы авылы. Кайчандыр монда тормыш кайнап торган. Сөт һәм сарык фермасы, мәктәп, почта булган... Кызганычка каршы, вакытында перспективасызлар рәтенә кереп, ул юкка чыккан. Ләкин аның турында истәлек шул авылда туып-үсүчеләр күңелендә мәңгегә уелып калган.

Юкка чыккан авыллар урынында обелисклар урнаштыру турында фикер район хакимиятендә әйтелгән иде. Быел җәй Нижние Карамалы авылы (кайчандыр Бакый авыл биләмәсенә кергән) халкы очрашуында да әйтеп үтелде. Килүчеләрнең барысы да әлеге тәкъдимне актив хуплады, обелиск һәм ихата ясау өчен акча җыюны оештыручы ирекле активистлар да табылды. Алар шушы авылда туып-үскән, әлеге вакытта Белоретта яшәүче Владимир Дерябин һәм үзенең чираттагы ялын әлеге чарага багышлаган стәрлетамаклы Петр Сергеев.

Һәйкәлне ачу бик дулкынландыргыч булды. Күпләре тулаем гаиләләре, балалары белән ерактан кайткан. Ак япма алынгач, җыелучылар кара мәрмәрнең бер ягына Верхние Карамалы авылы кешеләренең фамилияләре мәңгеләштерелгән һәм икенче ягына чиркәү рәсеме төшерелгән обелискны күрде. Һәйкәл алдына чәчәкләр куелды. В.Дерябин һәм П.Сергеев авылдашлары, шунда яшәгән еллары турында искә алганда, бигрәк тә 80 яшьлек Таисия Леонтьеваның юкка чыккан авыллар турында шигырен ишеткәндә, күпләрнең күзләренә яшь тулды.

Авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Вәлишин туып-үскән җиреңне хәтердә тоту, аның турында истәлекне мәңгеләштерүнең мөһимлеге турында әйтте. Хәтта чыгышлар тәмамлангач та беркем дә китәргә ашыкмады. Алып килгән күчтәнәчләре белән җыелучылар чәй табыны артында аралашуны дәвам итте.

Хәзер су басу күпергә куркыныч түгел

Ел саен язгы ташу Новониколаевка авылындагы Коры Күндерәк елгасы аша күпер янындагы ярларны җимерә, шуның белән төзелешкә дә хәвеф яный иде. Ләкин быел җәй үткәрелгән ярларны ныгыту эшләре әлеге проблеманы хәл итәргә ярдәм итте.

Тәүдә урындагы халык иске, эшкә комачаулап торган агачларны кисте, аннары әтиле-уллы куганакбашлылар Илдар һәм Динар Синәгуловлар эшкә тотынды. Зур күләмле эш башкарып, алар елга агымын үзгәртте һәм аның ярларын бетон плитәләр белән ныгытты. Әлеге изге эшкә акча квартал саен төзекләндерүгә бүленгән республика бюджетыннан алынган, аны авыл биләмәсе бүлгән. Хәзер, урындагы халык әйтүенчә, күпергә ташу вакытында бернинди хәвеф тә янамый. Алар һәм авыл биләмәсе җитәкчелеге Синәгуловларга сыйфатлы башкарган эшләре өчен рәхмәтле.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото Бакый авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан бирелде.



Читайте нас: