Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
28 август 2018, 11:49

Ул моңа лаек

Вакыт аккан су кебек. Никадәр тиз арада ике ел сизелми үтеп тә киткән. Татар җәмәгатьчелеге һәм Акмулла фонды тарафыннан районда бик күп лаеклы эшләр эшләнгән икән дә ул. Мифтахетдин Акмулла исемендәге район бүләген лаеклы кешеләргә тапшыру вакыты да килеп җиткән. Белүебезчә, ул ике елга бер генә тапшырыла, һәм бу премия белән безнең Стәрлебаш районын данлап, аны республикада һәм ил күләмендә абруен күтәргән күренекле шәхесләр генә бүләкләнә. Бүләкләүнең төп шарты булып шушы тәгълимат тора һәм премия уставында шулай язылган.

Акмулла премиясе тапшыру комиссия әгъзасы буларак, шушы үткән соңгы ике елда районыбызны данлаган лаеклы шәхесләр исемлеген барлап утырдым, һәм дә Татарстан Республикасы ТНВ телеканалының «Халкым минем» телетапшыруын әзерләп, алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова (рәсемдә) шәхесенә тукталдым.

Ләйсәнә Илгизәр кызы Садретдинова Казан шәһәрендә туган. Белеме буенча укытучы һәм бу һөнәрендә 10 ел эшләгәннән соң гына язмыш аны телевидениега алып килә. Менә шунда инде аның чын таланты ачыла. Ул шәхес булып үсеп барча дөньяга таныла. Ә бит Ләйсәнә артист, табиб булу теләген дә балачактан ук хыялында йөрткән кеше. Шулай шул, балачакта без кемнәр генә булу теләге белән янып йөрмибез дә, нинди генә югарылыкларга күтәрелергә омтылмыйбыз, һәм нинди генә бөек шәхесләргә тигезләшергә уйлап хыялланмыйбыз. Әмма язмыш дигән нәрсә дә бар бит әле. Менә шул язмыш-тәкъдир дигән нәрсә һәркемгә үзенең урынын әзерләп куя. Шунысы да бар, язмыш-язмыш та ул, ә күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Язмышка гына сылтанып: әй, миңа шушысы да җитә, маңгаема шулай язылган инде дип, кул кушарып утырсаң, тишек көймәгә утырып тормыш океанында йомычка урынына дулкын кая бәрсә, шул якка тирбәлеп чайкалырга мөмкинсең, я бер дә булмаса бөтенләй төпкә батып китүең дә бар.

Ә менә Ләйсәнә Илгизәр кызына килгәндә ул үзенең урынын шушы ТНВ телеканалында табып, чын шәхескә әверелде. Ул бик тә талантлы журналист. Үзе үк оператор, режиссер, һәм дә кемнәр турында гына сюжетлар төшермәсен, барысы белән тиз арада уртак тел таба белә, үзенә кирәкле мәгълүмат алыр өчен теләсә кемне арбый- сихерли белә. Нинди генә дәшмәс кеше булса да телен чишеп, эч-серләрен ала. Чын мәгънәсендә гипнозы бар аның. Шул сәләтләре аркасында барча халык яратып караган «Халкым минем...» телетапшыруы әзерләнә. Ул әзерләгән телетапшыруларны һәммәбез яратып карый һәм көтеп алабыз, һәм Ләйсәнә әзерләгән районыбыз турындагы телерепортажлар сериясе барча халыкның күңеленә үтеп кереп, беркемне дә битараф калдырмады. Ләйсәнә ханым бу тапшырулар белән районыбызны Русия күләмендә генә түгел, ә барча җир шарына данлап танытты. Чөнки «Халкым минем...”телетапшыруын җир йөзенә сибелгән барча татарлар карый. Азия илләрендә булсынмы, Латин Америкасында, Канадада, Европа илләрендә, Африкада булсынмы - барча илләрдә дә татарлар яши. Шулай булгач, районыбыз даны барча җир шарына билгеле булды. Ул - журналист-профессионал һәм унверсал шәхес!

Менә шушы районыбыз турында әзерләнеп ТНВ каналыннан күрсәтелгән телетапшырулар сериясе өчен Ләйсәнә Садретдинова районыбызның Акмулла премиясенә лаеклы беренче шәхес дип исәплим һәм аны шушы премиягә тәкъдим итәм. Һәм тәкъдимем белән районыбызның барча халкы да риза булып, мине куәтләр дип ышанам.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ, М.Акмулла исемендәге премия лауреаты һәм аны тапшыру буенча комиссия әгъзасы, М.Кашгари исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы.

Читайте нас: