Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
24 август 2018, 12:14

Талантлары өчен бүләкләр

“Башэлектросбыт” энергетика компаниясе халыкка үзенең хезмәтләрен генә күрсәтеп калмый, социаль юнәлештәге предприятие дә булып тора. Аның җитәкчелеге даими рәвештә төрле акцияләр һәм конкурслар үткәрә.

“Электроник талантлар эзли” балалар өчен чираттагы видео-конкурс республика балаларының иҗатта, спортта, декоратив кул эшләре сәнгатендә сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән иде. Анда катнашу өчен 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге төрле яшь төркемнәрендә видеоролик төшереп, аны махсус сайтка кую таләп ителде.

200гә якын конкурсантлар арасында безнең район вәкилләре дә бар. Йомгаклар ясаганнан соң 5 яшьлек Лилия Ибраһимова үз яшь төркемендә икенче урынны яулады. Ул, шулай ук Глеб Шишков һәм Яна Мурзина “Башэнергосбыт” компаниясеннән Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Аларны балаларга тантаналы рәвештә җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыяте начальнигы Юнир Хәсәнов тапшырды.

Менә алар – яшь, талантлы балалар – Яна, Глеб һәм Лилия.

***

Ышанычлы булган өчен дә бүләк

«Русия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы белән берлектә “Ышанычлыларга – бүләкләр!” уртак акциягә дә йомгаклар ясалды. Аңарда катнашу өчен клиентларга кулланылган энергия өчен вакытында түләргә һәм җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыяте алдында соңгы алты ай өчен бурычы булмаска тиеш.

Бу акциядә дә безнең районнан җиңүчеләр бар. Бу Никольское авылыннан Норовлар һәм Бузат авылыннан Салаватовлар гаиләләре.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: