Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
13 август 2018, 13:13

Урам юлларына асфальт түшәлә

Район үзәгендә яшәүчеләр авыл урамнарында актив юл-ремонт эшләре алып барылуын күрде дә инде.

Комсомол, Колхоз, Матросов урамнарындагы юлларның бер өлешенә асфальт, Земская, Чишмә урамнарында таш түшәлгән. Сишәмбе көнне, без килгәндә, юл ремонт-төзелеш идарәсе хезмәткәрләре Ленин урамындагы юл участогына асфальт түши иде.

- Үтеп йөрү өлеше киңәячәк, 7 метр булачак. Асфальт Стәрлебаш юл ремонт-төзелеш идарәсенең асфальт-бетон заводыннан китерелә. Иртән яңгыр яумаган булса, бүген әлеге участокта эшләрне тәмамлаган булыр идек, - дип сөйли мастер Рәлиф Кәримов. – Асфальт түшәү җайланмасында Руслан Ягъфәров, ике катокта – Илшат Бакиров һәм Илгиз Хафизов, су ташу машинасында Фәрит Гыймазов эшли, юл эшчеләре – Радик Низаметдинов һәм Фаил Арсланов.

Әлеге юл участогы ярыйсы ук искергән иде, ике елга бер анда мотлак чокырларны ямау эшләре башкарылган. Ә тыкрык алдыннан (Ленин урамыннан Комсомол урамына борылганда), юлның өсте тигез булмау сәбәпле, һәрвакыт җәяү йөрүчеләргә уңайсызлыклар тудырып, су җыелып ята иде. Хәзер бу проблемалар булмаячак, ди юлчылар. Аларның эше күп әле. Планда – 1,5 километрга сузылган Стәрлетамак-Федоровка автомобиль юлын ремонтлау, Стәрлетамак-Стәрлебаш-Федоровка автоюлын өстән эшкәртү, 500 метр озынлыктагы Кыргыз-Миякә-Тәтер-Арслан-Стәрлебаш юлын ремонтлау.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: