Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
2 август 2018, 17:15

Эшләүче пенсионерлар байый

Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә билгеләнүенчә, эшләүче пенсионерларның страховка пенсияләре күләмен ел саен августта кабаттан исәпләү буенча барлык эшләр вакытында башкарылган.

Пенсияләр гаризасыз, автоматик рәвештә кабаттан исәпләнә. Быелгы өстәмә күләме һәркемнеке аерым.
Түләүгә чыгымнарны финанслау тулы күләмдә тәэмин ителгән.
Расланган графикка ярашлы, пенсияләрне почта бүлекчәләре 2-24 августта тарата. Бу түләү 3 пенсион баллдан, яки 235,74 сумнан артык була алмый.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: