Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
2 август 2018, 17:25

Бүгеннән пенсияләр арта

Русиялеләрне тагын берничә яңалык көтә.

Август башында эшләүче пенсионерларга түләүләр индексацияләнә. Ул, эш стажына карап, 235,74 сумга кадәр булуы мөмкин.
3 августтан чит ил паспорты - 5 мең сум, 14 яшькә кадәр балалар өчен 2,5 мең сум булачак.
Водитель таныклыгы алучыларга да чагыштырмача күбрәк чыгымнарга әзер булырга кирәк. Элекке пластик таныклыклыр, гадәттәгечә, 2 мең сум, яңалары – 3 мең сум. Транспорт чарасын теркәү таныклыгы кәгазьдән булса – 500, пластиктан 1,5 мең сум торачак.
Августта 38-40 градуслы эчемлекләр белән мавыгучыларга нәфесләрен тыярга туры килмәгәе. Хәмер шайтаны тәкъдим иткән “сый”ның ярты литры, ким дигәндә, 208 сум торачак.
Бүгеннән Русия тимер юлларындагы билетларда поездларның кузгалып китүе урындагы вакыт белән күрсәтелә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: