Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
30 июль 2018, 12:10

Йорт аллары күркәмләнә

Кайсыбыз гына матур яшәү турында хыялланмый? Төзек йорт, чисталык һәм тәртип, тирә-якта чәчәкләр. Өйдә дә, йортта да. Шәхси өйләр хуҗалары моңа күп көч салса, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өй алды территориясен төзекләндерүдә коммуналь хезмәткәрләргә өмет баглый һәм дәүләттән ярдәм көтә.

Әйтергә кирәк: “Ниһаять, көтеп алдылар!” 2018-2022 елларга Стәрлебаш авыл советы авыл биләмәсе территориясендә заманча шәһәр мохите формалаштыру” муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында Стәрлебаш авылында быел җәй өч йорт һәм бер җәмәгать территориясе яңартыла. Ленин урамы буенча 98 һәм 96 санлы, Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча 9 санлы йортларда төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Монда элекке бордюрларны җимереп яңасын урнаштырганнар, кер киптерү өчен мәйданчыкларга асфальт түшиләр, аннары эскәмияләр, чүп савытлары, балалар өчен атынчыклар куелачак. Әлеге эшләрне җаваплылыгы чикләнгән “Регионстрой” җәмгыяте подряд оешмасы башкара. Йорт аллары күзгә күренеп матурлана. Ләкин... төзү белән генә эш бетми, аны саклау, тагы да бизәү кирәк. Ә моның өчен анда яшәүчеләр тәртипне сакларга: чүпләмәскә, артыннан җыеп йөрергә тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, үз территорияләренең чын хуҗалары булу зарур!

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.


Читайте нас: